Татарстан Рәисе Анкарада Төркия сәнәгать һәм технологияләр министры белән очрашты

01.07.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Анкарада Төркия Республикасы сәнәгать һәм технологияләр министры Мехмет Фатих Каджир белән очрашты.

"Татарстан безнең илләрне нәтиҗәле бәйләп тора. Моңа делегацияләр белән актив алмашу һәм Төркия Республикасы җитәкчелеге белән җайга салынган багланышлар, Генераль консуллыкның һәм Сезнең илнең Казандагы сәүдә атташеларының һәм Татарстанның Истанбулдагы Тулы вәкаләтле вәкиллегенең нәтиҗәле эше, шулай ук турыдан-туры авиация элемтәсе ярдәм итә", - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов министрга. 

Ул ассызыклаганча, Төркия Республикасы - Татарстанның әйдәп баручы чит ил партнерларының берсе. "Сезнең илегезнең компанияләре безнең республикага 2 млрд доллар чамасы инвестицияләде. Бездә Төркия заводлары уңышлы эшли", - диде республика Рәисе. 

Министр Рөстәм Миңнехановка икътисади элемтәләрне ныгытуда актив булуы өчен рәхмәт белдерде.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте