Казанда Спорт сарае мәйданчыгында «Старая площадь» (Мәскәү) һәм «Ядран» (Казан) командалары арасында алкалы хоккей буенча иптәшләрчә матч узды.
Матч массакүләм спортны популярлаштыру һәм төрле дәрәҗәдәге дәүләт идарәсе органнарының уңышлы корпоратив практикасын пропагандалау чаралары программасы кысаларында оештырылды. Бозда Россия Президенты Администрациясе, шулай ук Татарстан Рәисе Администрациясе һәм республика Хөкүмәте вәкилләре ярышты. Уен 5:5 бертигез исәп белән тәмамланды.
Иптәшләрчә матчны ачу тантанасында Татарстан Рәисе Администрациясе Җитәкчесе, республиканың «Динамо» ОГО ФСО рәисе Әсгать Сәфәров, РФ Президентының Үзәк федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары, «Старая площадь» хоккей клубы капитаны Алексей Анисимов, ТР Хоккей федерациясе вице-президенты Андрей Рябов, ТР Дәүләт Советы депутаты, «Ядран» АҖ Директорлар советы рәисе Ирек Салихов катнашты.