Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Президентының Гражданнар һәм оешмалар мөрәҗәгатьләре белән эшләү идарәсе башлыгы урынбасары Алексей Михеев белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
23 июньнән 27 июньгә кадәр РФ Президентының Гражданнар һәм оешмалар мөрәҗәгатьләре белән эшләү Идарәсе тарафыннан ТР Рәисе администрациясендә, республиканың аерым министрлыкларында һәм муниципаль районнарында контроль чаралар уздырылды. Әлеге эш кысаларында гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү турындагы законнарны куллану практикасы өйрәнелде. Контроль чаралар белән Алексей Михеев җитәкчелек итте.
Рөстәм Миңнеханов белән әңгәмә барышында ул республика хакимият органнары һәм җирле үзидарә эшчәнлегенә югары бәя бирде.