Рөстәм Миңнеханов Төркиядә эш сәфәрендә

01.07.2025

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Анкарада (Төркия) берничә эшлекле очрашу үткәрә. Төркия Бөек Милли Мәҗлесенең Сәнәгать, сәүдә, энергетика, табигый ресурслар, мәгълүмат һәм технологияләр комиссиясе Рәисе Мостафа Варанк һәм Гаделлек һәм Үсеш партиясе рәисе урынбасары, «Россия - Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме әгъзасы Нихат Зәйбәкҗи белән очрашу булды.

Республика Рәисе билгеләп үткәнчә, Төркия вәкиленең төркем эшендә катнашуы мөселман илләре арасындагы элемтәләрне ныгытуга этәргеч бирә, бигрәк тә Төркиянең ислам дөньясындагы әһәмиятен исәпкә алып.

Рөстәм Миңнеханов әңгәмә барышында ассызыклаганча, агымдагы геосәяси киеренкелек шартларында Татарстан Төркия белән сәүдә-икътисади элемтәләрне алга таба үстерүгә аерым әһәмият бирә. 

Очрашуда компанияләр тарафыннан Татарстанда да, Төркиядә дә гамәлгә ашырыла торган эре уртак проектлар турында фикер алыштылар.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте