Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Михаил Юрин белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Очрашуда республиканың сәнәгать секторы үсеше мәсьәләләре, тармакка дәүләт ярдәме чаралары, Татарстан территориясендә инвестицион проектларны гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Михаил Юринга «ТАССР төзелүгә 100 ел» медален тапшырды. Бүләк нәтиҗәле хезмәттәшлек һәм Татарстанның социаль-икътисади мөмкинлекләрен ныгытуга зур өлеш керткәне өчен бирелде.