Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов статс-секретарь - Россия Спорт министры урынбасары Наталья Паршикова белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.
Яклар спортны һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру, киләчәктә спорт инфраструктурасын үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Шулай ук «Яшь профессионаллар (WorldSkills Russia)» VII илкүләм чемпионатын уздыру мәсьәләләре дә күтәрелде.