Рөстәм Миңнеханов Тюрингия (ФРГ) икътисад, фән һәм цифрлы җәмгыять министры Вольфганг Тифензее белән очрашты

21.05.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Тюрингия (ФРГ) икътисад, фән һәм цифрлы җәмгыять министры Вольфганг Тифензее белән очрашты.

Тюрингия делегациясе Казанга эш визиты белән килде. Кичә, 2019 елның 20 маенда, Вольфганг Тифензее  «Яшь профессионаллар» VII илкүләм чемпионатының (WorldSkills Russia) финал этабын ачу тантанасында катнашты. 

Рөстәм Миңнеханов Вольфганг Тифензее  әфәндегә чемпионатны ачу тантанасында катнашуы һәм Тюрингия җире Премьер-министры исеменнән сәламләве өчен рәхмәт белдерде.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук Татарстан делегациясенең Тюрингиядә берничә тапкыр булуын, төбәкләр арасында хезмәттәшлекне ныгыту буенча зур эш башкарылуын искәртте. «Тюрингия делегациясенең Татарстанга әлеге сәфәре вакытында хезмәттәшлекнең яңа юнәлешләре табылачагына өметләнәбез. Бу ике яклы мөнәсәбәтләрдә уңай чагылыш табачак», - дип хәбәр итте ТР Президенты.

«Без Татарстанда эшләргә теләгән Тюрингия эшкуарларына ярдәм итәргә әзер», - диде Рөстәм Миңнеханов.

ТР Президенты шулай ук Татарстан һәм Тюрингия арасында фән һәм мәгариф өлкәсендә дә хезмәттәшлек җайга салынуын искәртте. Аерым алганда, Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты һәм Ильменау (Тюрингия) техник университеты арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

«Бер айдан соң Тюрингия Премьер-министры Бодо Рамелов әфәнде чакыруы буенча без янә сезнең төбәккә сәфәр кылачакбыз. Әлеге визит безнең мөнәсәбәтләргә тагын бер этәргеч бирер дип өметләнәм», - диде Рөстәм Миңнеханов.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.