Рөстәм Миңнеханов: «Казань Экспо» WorldSkills Kazan-2019 ярышларында катнашуыларны каршы алырга әзер

21.05.2019

Бүген Казанда Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова 2019 елгы Казандагы 45-нче WorldSkills стандартлары буенча һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатын әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитеты утырышын үткәрде. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, "Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)" берлеге генераль директоры Роберт Уразов һәм башкалар катнашты. 

"Дөнья чемпионатына кадәр бары ике ай калды һәм бүген нәтиҗәләр чыгарырга, әзерлек алдыннан мөһим һәм актуаль мәсьәләләр турында сөйләшергә, кайбер проблемаларга игътибар итәргә кирәк. Татарстан Президенты һәм республика Хөкүмәте белән якыннан эшләгәнгә күрә, барсы да план буенча бара. Бүген без бөтен әзерлек мәсьәләләренә нокта куербыз, дип өметләнәм", - диде Татьяна Голикова. 

Ул хәбәр иткәнчә, Россия Хөкүмәте карары бенча бюджет ассигнацияләре фондыннан 631 млн. сум чемпионатта катнашучы 5,5 мең кеше яшиячәк WorldSkills Авылы торак комлпексы объектларын әзерләүгә бирелә. 

Рөстәм Миңнеханов чыгышында билгеләгәнчә, бу Көннәрдә Казанда  "Яшь профессионаллар" VII илкүләм чемпионаты финалының ярышлары уза, анда барлык хезмәтләр, министрлык һәм ведомстволар, шулай ук "Казан Экспо" күргәзмә үзәге әзерлеге тикшерелә. 

Татарстан башкаласына WorldSkills International Президенты Саймон Бартли җитәкчелегендә  WSI Директорлар советы һәм секритариаты килде. ТР Президенты искәрткәнчә, гыйнвар аенда оештыру комитеты әгъзалары "Казан Экспо" мәйданчыгын караганнар иде, объект логистикасы белән таныштылар һәм тест-чаралар турында аларга хәбәр ителде. Бүгенге көнгә күргәмә комплексы территориясендә инде 9 эре чара үткәрелде. "Объектны караганда яңгыраган бөтен кисәтүләр һәм тәкъдимнәрне исәпкә алдык: конгресс-холл өчен өстәмә җиһазлар һәм вакытлыча инфраструктураны төзү. Объект, шул исәптән вакытлыча корылмалар да, тулысынча ярышларда катнашучыларны каршы алырга әзер. Сентябрь аена кадәр, чемпионат тәмамлануга кадәр вакыт аз калды. Безгә бүгеннән "Казан Экспо" күргәзмә үзәге мирасы турында уйларга кирәк", - диде ул. 

ТР Президенты Россия Федерациясе Хөкүмәте һәм шәхсән Татьяна Голиковага федераль резерв фондтан өстәмә акчалар бирелүе өчен рәхмәт белдерде. Ул ышандырганча, Татарстан Республикасы WorldSkills Авылында урнашачак клиент төркемнәре үзләрен уңайлы хис итүләре өчен тырышачак.  

Шулай ук чемпионатка әзерлек барышында Казанның шәһәр һәм транспорт инфраструктурасы да яңартыла. 360 км озынлыкта юллар төзекләндерелә, су, яктылык белән тәэмин итү, парковка кесәләре булдыру, аз мобиль төркемнәр өчен уңайлы мохит булыдыру эшләре башкаралачак. 

"Кунакханәләрдә номерлар җитмәү проблемасы блуды. Бүгенге кунгә бу мәсьәлә хәл ителде, урыннар җитә. Шулай ук без авиайөртүчеләр белән элемтәләрне җайладык. Чемпионат кунаклары килү һәм китү көннәрендә рейслар саны арттырылачак. Гомумән бөтенесе белән дә уңышлы эш алып барабыз һәм элемтәдә торабыә, эш планлы режимда бара", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Ул шулай ук чемпионатта куркынычсызлыкны тәэмин итү турында да хәбәр итте. 

Аннары Рөстәм Миңнеханов чемпионат белән идарә итү системасы турында сөйләде, аны, иң яхшы дөнья тәҗрибәләре һәм Казанның зур чаралар уздыру тәҗрибәсенә нигезләнеп, формалаштырдылар. Төп документ - "Яшь профессионаллар" берлеге һәм Татарстан Хөкүмәте белән яраштырган чемпионатның операцион периодында идарә итү системасы буенча кулланма. Чемпионатны әзерләү һәм уздыру өчен РФ Оештыру комитеты, Республика оештыру комитеты, Ведомствоара оператив штабы, Татарстан Республикасы Оператив штабы һәм ашкалар җаваплы. 

Татарстан Президенты билгеләгәнчә, Баш операцион үзәк чемпионатның операцион периодына формалаштырыла, ул тәүлек буе эшлиячәк һәм ярышлар барышында карарларның килешеп башкарылуын тәэмин итәчәк. Шулай ук Объектлар белән идарә итү үзәкләре, Объектларда иминлекне тәэмин итү берләштерелгән пунктлары һәм башкалар оештырыла. 

Илкүләм чемионат барышында, Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, WorldSkills International ягыннан идарә итү системасын бәяләү эше алып барыла. Кирәк булса, чемпионат белән идарә итү системасына төзәтмәләр кертеләчәк.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.