РФ вице-премьеры Татьяна Голикова WorldSkills Russia чемпионаты кысаларындагы чараларда катнашу өчен Казанга килде

21.05.2019

Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова Татарстанга эш сәфәре кыла. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.   

Рөстәм Миңнеханов белән бергә Татьяна Голикова «Яшь профессионаллар VII илкүләм чемпионаты (WorldSkills Russia)» финалының ярыш мәйданчыкларында булачак, экспертлар һәм ярышларда катнашучылар белән аралашачак, Worldskills International халыкара оешмасы президенты Саймон Бартли белән очрашачак. 

Моннан тыш, РФ вице-премьеры һәм ТР Президенты WorldSkills Russia чемпионатының пленар сессиясендә чыгыш ясаячаклар.  

Татьяна Голикованың эш программасында тагын 2019 елда Казанда WorldSkills стандартлары буенча һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатын әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитеты утырышында катнашу да бар.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.