Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча Татарстанда балалар җәйге сәламәтләндерү лагерьларына капиталь ремонт ясау өчен өч елга 7 млрд сум акча биреләчәк. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов хәбәр итте.
Брифинг республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
Дамир Фәттахов сүзләренчә, шәһәр яны сәламәтләндерү лагерьларын төзелеше һәм капиталь ремонт ясау буенча программа нигезендә, быел 21 территориядә төзекләндерү һәм төзү эшләре өчен 1,4 млрд сум акча юнәлдерелә. Өч ел эчендә программаны гамәлгә ашыру өчен 7 млрд сум акча бүлеп бирү ниятләнә. Барлык 45 муниципаль берәмлектә 94 объект төзекләндереләчәк.
“Программа буенча һәр муниципаль берәмлекнең үз лагере булачак. Татарстанда, илнең башка төбәкләре белән чагыштырганда, балалар һәм үсмерләргә җәйге ял оештыру буенча конкурентлы өстенлекләр бар. Республикага бу мәсьәләдә ихтыяҗ зур булачак”, - дип ассызыклады министр.
Татарстанда балалар лагерьларына юлламалар сату буенча сынау режимында онлайн сервис гамәлгә кертелә, дип сөйләде Дамир Фәттахов.
Министр ата-аналарның онлайн режимда барлык лагерьлар базасы белән таныша алачагын әйтте. “Сайтта лагерь күренешләре, инфраструктура белән фото, видеоматериаллар, нинди профильле сменалар, белгечләр эшләячәге турында мәгълүмат булачак”, - диде ул.
“Бу бик җитди проект, бу тәҗрибәне беренче тапкыр кертәбез. Бәлки, барлык белгечләр аңа әзер дә түгелдер, ләкин без үз алдыбызга җәйге сәламәтләндерү кампаниясен балалар, ата-аналар өчен мөмкин кадәр ачык, уңайлы итү бурычын куйдык. Онлайн режимда юлламаны сатып алгач, бары тик бер тапкыр квитанция белән “Лето” үзәгенә килеп юлламаны алырга гына кирәк булачак”, - диде министр.
Быел өченче ел рәттән Татарстанда сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларны җәйге ял лагерьларына җибәрү ниятләнә.
Ул Татарстанда 2017 елдан ТР Президенты йөкләмәсе буенча сәламәтлеге чикле балалар өчен махсус җәйге сменалар уздырылуын әйтте. “Безнең өчен сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар мөһим категория санала. Быел лагерьларга 573 бала җибәреләчәк”, – диде министр.
Дамир Фәттахов лагерьларда ял итәчәк балалар арасында күрү, ишетүендә тайпылышлар булган 188 бала, акыл ягыннан зәгыйфь 170 бала булуын билгеләп узды. Аларның ялы өчен Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы җавап бирә.
Татарстанның Яшьләр эшләре министрлыгы шикәр чире белән авыручы 50, ДЦП, аутизм диагнозына ия 200 баланың Кара диңгез ярында ялын кайгыртачак.
Лагерьларда, сәламәтләндерү оешмаларында ял иттерү өчен 54 мең 831 бушлай юллама каралган. Алар авыр тормыш хәлендә калган, тернәкләндерүгә мохтаҗларга, шулай ук, уку алдынгыларына, олимпиада призерлары һәм җиңүчеләргә бирелә.
Моннан тыш, республика балалары диңгезгә дә барачак. Кара диңгез ярында 5 мең 750 бала ял итәчәк. Краснодар краенда “Приазовец”, “Витязево”, “Дружба” лагерьларында 3 мең 250 бала ял итәр дип фаразлана. Кырым Республикасы территориясендә ике лагерьда 2 мең 500 бала ял итә алачак.
Җәйге сәламәтләндерү кампаниясе кысаларында, 118 стационар лагерь, 9 санатор-курорт ешмасы, чатыр тибында эшләүче 79 лагерь эшләячәк. 1 июньдә 31 сәламәтләндерү оешмасына урнаштыру ниятләнә.