Татарстан Президенты: Иннополис университеты - илебезнең цифрлы икътисадының терәк вузы

24.05.2019

Бүген "Иннополис университеты" АКО Күзәтчелек советының чираттагы утырышы узды. Аның эшендә Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Максим Акимов, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Стратегик инициативалар агентлыгы генераль директоры Светлана Чупшева, ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов катнаштылар. 

Рөстәм Миңнеханов чыгышында билгеләгәнчә, Россия Федерациясе Иннополис университеты учредительләре составына керде, бу вузның цифрлы икътисад өчен кадрлар әзерләү һәм проектларны гамәлгә ашыруда үзенчәлекле ролен ассызыклый. 

"Бүген Иннополис университетында 38 илдән 602 студент белем ала. "Иннополис" МИЗ резидент компанияләрендә вузны тәмамлаучыларның 100 проценты эшкә урнаша. Вуз фәнни юнәлешләр буенча да үсә. 14 лаборатория, 7 фәнни үзәк гамәлдә", - диде ТР Президенты. 

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, университет илкүләм технологик инициативада актив катнаша. РФ вице-премьеры Максим Акимовның актив ярдәмендә вуз индустриаль партнерлар челтәрен үстерә бара, алар арасында Россиянең алдынгы иң эре предприятиеләре дә бар. "Гомумән без Иннополис университетын илебезнең терәк вузы буларак күрәбез", - дип ассызыклады Татарстан Президенты. 

Аннары утырышта катнашучылар Иннополис университеты Күзәтчелек советы рәисен сайладылар. Бер тавыштан Максим Акимов сайланды. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.