Татарстан Республикасында 2019 елгда күп фатирлы йортларга капиталь ремонт программасы буенча эшләр 1 млрд. сумнан артыкка үтәлгән, ягъни планның 18,5%ы. Барлыгы программада гомуми мәйданы 5,6 млн. кв. метр булган 936 күп фатирлы йорт катнаша.
Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
23 майга Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең башкарма комитетлары (Советлары) биналарына капиталь ремонт эшләре дәвам итә. 31 объектка капремонт каралган. Финаслау күләме 49 млн. 345,82 мең сум. 23 майга 31 объектның 25ендә эшләр оештырылган. 3 объект әзер.
Республикада яшьләр үзәкләре биналарына (урыннарына) капиталь ремонт һәм матди базаларын ныгыту программасына 9 бина кертелгән. Финанслау күләме 112 млн. 415,7 мең сум. 9 объектның 8ендә эшләр бара.
Ирек Фәйзуллин яшүсмерләр клубларына капиталь ремонт һәм матди базаларын ныгыту барышы турында да хәбәр итте. Планда 26 яшүсмерләр клубы. Финанслау күләме 100 млн. сум.
Моннан тыш, 34 социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенә капиталь ремонт ясау каралган. Финанслау күләме 121 млн. 300,0 мең сум. 23 майга 34 объектның 27сендә эшләр бара.
Мәдәният объектларына капиталь ремонт программасы буенча 40 объектның 39ында эшләр бара. Бер объектта эшләр тәмамланган. Финанслау күләме 412 млн. 192,14 мең сум.
2019 елда 13 муниципаль архив бинасына капиталь ремонт планлаштырылган. 23 майга 13 объектның 10сында эшләр бара. Финаслау күләме 50 млн. сум.
23 майга ресурс үзәкләренә капремонт эшләре 15 объектның 10сында алып барыла. Финанслау күләме 681,379 млн. сум.
Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, республика мәгариф оешмалары биналарына капиталь ремонт 29 гомуми белем мәкәтәбендә, 10 интернат мәктәптә һәм 113 мәктәпкәчә балалар оешмасында планлаштырылган. Финанслау күләме 3 млрд 130,540 млн. сум
23 майга 27 гомуми белем мәкәтәбендә, 9 интернат мәктәптә, шулай ук 105 мәктәпкәчә балалар оешмасында эшләр бара.
Балаларны савыктыру лагерьларына капиталь ремонт 12 объектның 10сында бара. Финанслау күләме 699,58 млн. сум.
Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры шулай ук торак-коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен бурычлар турында да хәбәр итте. 1 майга бурыч 6 млрд. 967 млн. сум тәшкил итә.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, республикада ишегалларын ремонтлау һәм төзекләндерү турында программа әзерләнәчәк һәм гамәлгә ашырылачак. Рөстәм Миңнеханов барлык тиешле ведомстволарга һәм структураларга бу җәһәттән йөкләмә бирде.
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, күп фатирлы йортлар ишегаллары шулай ук җәмәгать киңлекләре булып санала һәм аларга игътибар бирергә кирәк. Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов исәбенчә, җәмәгатьчелекне ремонт турында фикер алышуга җәлеп итәргә кирәк, шулар йомгаклары буенча ремонт чиратын билгеләргә.
Татарстан Республикасы Президенты тагын хәбәр иткәнчә, республикада стационар дәвалау учреждениеләренә – сырхауханәләргә капиталь ремонт программасын әзерли башларга кирәк. Ул искәрткәнчә, республикада поликлиникаларга капиталь ремонт ясала, шуннан соң чиратта стационарлар булачак.