Рөстәм Миңнеханов «Яшь профессионаллар (WorldSkills Russia)» VII илкүләм чемпионатын ябу тантанасында: Август аенда сезне WorldSkills дөнья чемпионатында көтәбез

24.05.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Яшь профессионаллар (WorldSkills Russia)» VII илкүләм чемпионатын ябу тантанасында катнашты. 

Чара "Татнефть-Арена" боз сараенда узды. Чара вокаль-хореографик прологтан башланды. Тамашачыларга WorldSkills халыкара чемпионаты илчеләренең видеомөрәҗәгатьләре күрсәтелде. 

Сәламләү сүзе белән Россия Федерациясе Мәгариф министры Ольга Васильева һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясадылар. 

Ольга Васильева, WorldSkills Russia VII илкүләм чемпионаты 45 нче дөнья чемпионатының старт мәйданчыгы булды, диде. 

"Безнең анда җиңүебезне бик телим. Биредә бик яхшы сыйфатлы оештыру эше, без бөтен дөнья стандартларына туры киләбез", - дип ассызыклады ул. 

Россия Мәгариф министры билгеләгәнчә, WorldSkills Russia VII илкүләм чемпионаты һәм 45 нче WorldSkills һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты - профессиональ белем бирү үсешендә зур адым. 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чарада катнашучыларга биредә "бөтен Россиядән иң яхшылардан иң яхшылары" җыелганын билгеләде. 

"Мондый бәйрәм тәмамлануы моңсу. "Яшь профессионалар" илкүләм чемпионатында Казанда гаять күп яшь кешеләр булды, безнең республика яшьләре дә, башка төбәкләрдән килгән яшьләр дә. Биредә бөтен Россиядән иң яхшылардан иң яхшылары җыелган. Без сезнең бүген Татарстанда булуыгыз белән горурланабыз һәм сезне август аенда WorldSkills дөнья чемпионатында көтәбез, һәм анда, әлбәттә, илебез лаеклы рәвештә чыгыш ясарга тиеш", - диде Рөстәм Миңнеханов. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.