Бүген хезмәт кешенесенең абруен күтәрергә ирәк. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов VII бөтенроссия эшче яшьләр форумының пленар утырышында хәбәр итте. Чара Казан вертолётлар заводы территориясендә узды. Аның эшендә Федераль яшьләр эшләре агентлыгы (Росмолодежь) җитәкчесе Александр Бугаев, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов һәм башкалар катнашты.
Форумда катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бу – илнең төрле төбәкләреннән килгән эшче яшьләргә тәҗрибә алмашырга һәм иң яхшы практикаларны өйрәнергә ярдәм итәрлек аралашуның нәтиҗәле рәвеше.
Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, чара илнең әйдәүче предприятиеләреннән берсе – Казан вертолётлар заводында бара. «Монда куәтләрне модернизацияләү һәм техник яктан яңадан коралландыру буенча зур эш алып барыла. Шундый ук гамәлләр Казан авиация заводында, КАМАЗда, башка җитештерүләрдә башкарыла. Масштаблы үзгәртүләр шактый гына инвестицияләр таләп итә. Боларның барысын да сездән башка уңышлы башкарып чыгу мөмкин түгел», - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов яшьләргә.
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, кичә Казанда «Яшь профессионаллар (WorldSkills Russia)» VII илкүләм чемпионаты финалы тәмамланды. Гомумкоманда зачетында Татарстан беренче урынны алды. «Республикада эшче яшьләргә зур игътибар бирелә. Бездә хәзер 31 ресурс үзге эшләп килә», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Форум Казанда 22 майдан алып 26 майга кадәр уздырыла. Анда Россиянең 56 субъектыннан 300 яшь кеше катнаша.