Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Яндекс.Маркет» ҖЧҖ генераль директоры Максим Гришаков белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.
Искәртәбез, моңарчы «Яндекс.Маркет» компаниясе вәкилләре Иннополис шәһәрендә булдылар, «Зеленодольск» сәнәгать мәйданчыгы, шулай ук «Q-Park Kazan» логистика комплексы эше белән таныштылар.
Рөстәм Миңнеханов белән әңгәмә барышында Татарстан җитештерүчеләренең продукциясен сатуның яңа каналларын үстерү, җирле товар китереп торучыларны электрон коммерция нигезләренә өйрәтү, тулаем кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Моннан тыш, республикада логистика инфраструктурасын үстерү темасы да кузгатылды.
Татарстан ягыннан очрашуда ТР вице-премьеры – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев һәм башкалар катнашты.