Рөстәм Миңнеханов ITSF технологик хәл ителешләр күргәзмәсен карады

31.05.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «IT&Security Forum» (ITSF) форумы киңлекләрендә оештырылган технологик хәл ителешләр күргәзмәсен карады.  

Форум бу көннәрдә (30-31 майда) Казанда «Корстон» КСККда уза. Рөстәм Миңнехановны ТР  вице-премьеры – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ICL Системалы Технологияләр генераль директоры Айдар Гозәеров һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ директоры Рифкат Миңнеханов озата йөрде.

Башта Татарстан Президентына Татарстан Республикасы ситуацияләр үзәге проектын гамәлгә ашыру кысаларында булдырылган стандарт булмаган бурычларны хәл итүләрне модельләштерү өчен билгеләнгән платформаны тәкъдим иттеләр. Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгына бу исәпләүләр моделен өйрәнергә һәм республиканың төзелеш проектларында аны куллану нәтиҗәлелеген анализларга кушты.   

Аннары Татарстан Президенты «акыллы шәһәр» булдыру өлкәсендәге  технологик хәл ителешләр белән танышты. Беренче проект – «Акыллы багана» конструкциясе. Бу – видеокүзәтү, иминлекне тәэмин итү, энергияне сак тотып яктырту, Wi-Fi белән томалау, мобиль элемтәне яхшырту вазыйфаларын үти торган күп функцияле багана. Рөстәм Миңнеханов мондый баганаларны шәһәрләрнең төп мәйданнарында куярга тәкъдим итте.  

Шуннан соң Татарстан Президентына «Hikvision» компаниясенең интеллектуаль транспорт  системалары өлкәсендәге хәл ителешләр турында сөйләделәр. Бу заманча  видеоаналитика һәм метакүрсәткечләр җыючы интеллектуаль платформа шәһәрдәге хәлләр турында оператив мәгълүматны биреп бара, шәһәр хезмәтләренең эшен оптимальләштерә.   

Тагын Рөстәм Миңнеханов технологик җайланмалар эшендәге җитешсезлекләрне (авария алдыннан була торган хәлләрне) билгели торган платформа эшчәнлеге белән дә танышты.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.