Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов иң яхшы билгеләренә укучыларга үз имзасы салынган көндәлек бүләк итте.
Искәртәбез, быел республикада беренче мәртәбә «Президент көндәлеге» акциясе узды, анда бөтен Татарстаннан мәктәп укучылары (2 нче сыйныфтан 11 нче сыйныфка кадәр) катнаша ала иде. Акция 1 апрельдән 19 майга кадәр «Комсомольская Правда-Казан» басмасы һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә уздырылды.
Конкурста республиканың барлык районнарыннан 4 мең укучы катнашты. Җиңүчеләр өч категориягә бүленде (сыйныфлар буенча): 2 нче сыйныфтан 4 сыйныфны да кертеп, 5 нче сыйныфтан 9 сыйныфлар, 10 нчы сыйныфтан 11 нче сыйныфлар. Һәр категориядә 10 җиңүче сайлап алынды (5әр шәһәр һәм авыл мәктәбе).
Конкурста җиңүчеләр бүген Балаларны яклау көне алдыннан Казан Кремленә чакырылдылар, анда аларга музей-тыюлык һәм Татарстан Республикасы Президенты резиденциясе буйлап экскурсия уздырылды.
Аннары җиңүчеләр белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты.
«Бүген монда укуларында югары билгеләр алучылар һәм «Президент көндәлеге» акциясе конкурсында җиңүчеләр җыелды, - диде Рөстәм Миңнеханов, укучыларга мөрәҗәгать итеп. – Проектта меңләгән Татарстан укучылары катнашу зур сөенеч. Сезнең билгеләрегез белемегезнең югары дәрәҗәдә булуын гына күрсәтеп калмый, ә сезне максатка омтылучан һәм битараф булмаган кешеләр итеп характерлый. Ышанам, конкурста җиңү киләчәк үсешегезгә этәргеч булыр һәм укуыгызда, киләчәк карьерагызда стимул булыр».
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, хәзер кайбер укучылар имтиханнар бирәләр, шуннан соң аларга киләчәк һөнәрләрен сайлап алырга кирәк булачак.
Татарстан Президенты барысын да югары нәтиҗәләре һәм укудагы лаеклы билгеләре белән котлады. Ул шулай ук, бүген балаларга тапшырылган көндәлекләр бишле билгеләре белән генә тулыр, дип өмет белдерде.
Татарстан Президенты укучыларның ата-аналарына – балаларына таяныч буланннары өчен, ә педагогларга көндәлек хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.
«Мавыгып укыгыз һәм яшәгез, һәр көнне шатланып каршы алыгыз!» - дип тәмамлады Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгышын.