Рөстәм Миңнеханов «Россия лидерлары» бөтенроссия идарәчеләре конкурсында җиңүче Рөстәм Гомәров белән очрашты

31.05.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов төштән соң «Россия лидерлары» бөтенроссия идарәчеләре конкурсында җиңүче Рөстәм Гомәров белән очрашты.  

Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов – 2018 елдан бирле «Россия лидерлары» идарәчеләр конкурсы остазы.

«Россия лидерлары» - илдә социаль лифтлар системасын үстерүгә юнәлгән проект. Конкурсның максаты – югары лидерлык сыйфатларына һәм идарәчел компетенцияләргә ия булган җитәкчеләрне ачу, аларны үстерү һәм аларга ярдәм күрсәтү.

Рөстәм Гомәров – 2018-2019 еллар конкурсында 104 җиңүченең берсе.

Очрашу барышында Рөстәм Гомәров киләчәк планнары һәм карьерасындагы  перспективалар турында сөйләде.   


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.