Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы" автоном коммерцияле булмаган оешма генераль директоры Светлана Чупшева белән очрашты.
Очрашу Санкт-Петербургта Петербург халыкара икътисадый форум кысаларында узды.
Очрашуда дәвамлы хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сүз барды.
Шуннан "Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы" автоном коммерцияле булмаган оешма, "Яшь пофессионаллар" профессиональ берлекләрне һәм эшче кадрларны үстерү агентлыгы" Берлеге белән Татарстан Республикасы Хөкүмәте арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.
Килешү буенча Сәнәгать (икътисадый) үсешен кадрлар белән тәэмин итү региональ стандартларын гамәлгә кертү буенча яклар хезмәттәшлеген күзаллый.
Документка имзаларын "Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы" автоном коммерцияле булмаган оешма генераль директоры Светлана Чупшева, "Яшь пофессионаллар" профессиональ берлекләрне һәм эшче кадрларны үстерү агентлыгы" Берлеге генераль директоры Роберт Уразов һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов куйдылар.