Бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы коллективына яңа җитәкчене – Әлмәт муниципаль берәмлегенең экс-башлыгы Айрат Хәйруллинны тәкъдим итте.
Искә төшерәбез, ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының элеккеге җитәкчесе Роман Шәйхетдинов “Иннополис” проектын үстерү мәсьәләләре буенча ТР Премьер-министры урынбасары итеп билгеләнде.
“Министрлык һәм яңа министр алдында катлаулы мәсьәләләр тора. Айрат Ринатовичның муниципалитетта эшләве, аның өчен билгеле бер роль уйный. Министрлык алдында цифрлы икътисад, “Имин шәһәр” мәгълүмати системасын үстерү, цифрлы телевидениегә күчү, республика учреждениеләрен үзәкләштерелгән бухгалтерлык исәбе системасына күчерү һ.б. мәсьәләләрне хәл итү бурычы тора”, - дип билгеләде ТР Премьер-министры.
Алексей Песошин Айрат Хәйруллинны котлап, яңа министр һәм ведомство карамагындагы учреждениеләр барлык бурычларны да хәл итә алырлар, дигән ышаныч белдерде.