Татарстанда экология чараларында миллионнан артык кеше катнашкан

05.06.2019

Быел республиканың торак пунктлары территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик ике айлыкта 1 178 000 кеше катнашкан. Бу хакта Хөкүмәт йортында узган брифингта Татарстаның экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков сөйләде.

“Татарстанлылар тирә-якны чистарту эшендә актив булды. Елдан-ел катнашучылар саны арта бара, узган ел бу күрсәткеч 1 168 000не тәшкил итте”, - диде ул.

Шулай итеп, чарага җәлеп ителгән кешеләр саны Казан халкы кадәр диярлек - шәһәрдә хәзер 1 251 969 кеше яши.

Ике айлык барышында барлыгы 3759 мөрәҗәгать кабул ителгән. Әйләнә-тирәне чистарту эшендә мәктәп балалары да читтә калмаган.

“Халык контроле” системасы һәм “Мәктәп эко-патруле” республика конкурсына биш ай эчендә 3109 хат килеп ирешкән.

Ике айлык барышында җыештыру эшендә 13,5 берәмлек техника җәлеп ителгән, бер миллион агач һәм куаклар утыртылган. Балалар мәйданчыклары, чүп савытлары төзекләндерелгән.

 


“Татар-Информ” МА