Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Башкортостан Республикасы башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров очрашуы кысаларында Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән Башкортостан Республикасы арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хеәмәттәшлек турында Килешүне гамәлгә ашыру чаралары Планы имзаланды.
Очрашу Петербург халыкара икътисадый форум кырларында узды.
Рөстәм Миңнеханов Башкортостан җитәкчелегенә республикада Татарстан Көннәрен үткәрүдәге ярдәмнәре һәм кунакчыллыклары өчен тагын бер кат рәхмәтен белдерде. Аның сүзләренә караганда, сөйләшеп килешенгәнчә хөкүмәтара хезмәттәшек килешүен гамәлгә ашуры планыәзерләнде.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Татарстан һәм Башкортостан якын партнерлар. Үзара продукция әйләнеше номенклатурасы гадәттәгечә зур. "Безнең төбәкләрнең төрле өлкәләрдә багланышлар алып бару мөмкинлеге бар", - диде ул.
Татарстан Президенты билгеләгәнчә, бүген үзара товар әйләнеше кхләме 34 млрд. сум тирәсе.
"Ышанам, бүген имзаланган "юл картасы" безнең тугандаш республикаларның үзара файдалы элемтәләрен ныгытуга хезмәт итәчәк", - диде Рөстәм Миңнеханов.