Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербургта эш сәфәрендә. Төп максаты - Петербург халыкара икътисадый форум чараларында катнашу. 2019 елгы форум темасы - "Тотрыклы үсеш тәртибен формалаштырам".
Форум "Эскпофорум" конгресс-күргәзмә үзәгендә 6-8 июнь көннәрендә уздырыла.
Быел халыкара икътисадый форум кунагы - Кытай. Делегация башында КХР Рәисе Си Цзиньпин.
Рөстәм Миңнеханов форум кырларында гадәттәгечә берничә эшлекле очрашу үткәрә, шулай ук килешүләр һәм документлар имзалауда катнаша.
Рөстәм Миңнехановның Башкортостан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров, Красноярск крае губернаторы Александр Усс һәм бакалар белән очрашуы көтелә.
Гадәттәгечә Рөстәм Миңнеханов Россия Инновацион регионнары ассоциациясе утырышын рәисе буларак уздырачак.
Шулай ук Татарстан Президенты Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин катнашындагы пленар сессия утырышнад да катнаша.