Бүген Казан федераль университетының берничә объектын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов карады. ТР Президенты вуз биналарын төзекләндерү эшләрен тикшерде, яңа төзелмәләр планнары белән танышты. Аны ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, КФУ ректоры Илшат Гафуров, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре озата йөрде.
Башта Чехов урамы, 1 адресындагы Медик-санитар часть бинасын карадылар. Биредә кан тамыры хирургиясе, кардиохирургия, неврология, баш миен кан белән тэмин ителү бозылуы, терапия юнәлешләре буенча тәүлек буе медик ярдәм күрсәтелә. Елына 7,8 меңнән артык авыру кабул ителә. ТР Президентына яңа дәвалау корпусы проектын да күрсәттеләр, анда фәнни-клиник үзәк, лаборатория булачак. Рөстәм Миңнеханов игътибар иткәнчә, бинаның архитектурасы әйләнә-тирәдәге биналар белән бәйле булырга тиеш.
Шуннан ТР Президенты КФУ Медик-санитар частьнең хирургия стационарында булды (Ершов ур., 2). Рөстәм Миңнеханов яңартылган операцияләр блогын һәм кабул итү урынын карады. Шулай ук палаталарда ремонт барышын тикшерде, табиблар һәм авырулар белән аралашты. Илшат Гафуров хәбәр иткәнчә, киләсе этап - ишек алды территориясен һәм бинаның тышкы бизәлешен төзекләндерү. Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, бинаның элеккеге кыяфәтен саклап калырга кирәк.
Аннары Рөстәм Миңнеханов КФУның Карл Маркс урамындагы Халыкара мөнәсәбәтләр институты бинасын карады. Бина XIX гасырның икенче яртысында төзелгән, шуннан бирле берничә кат үзгәртелгән. Иң зур үзгәрешләр 1934 елда үткәрелгән: тагын ике кат өстәлгән, шуңа да тарихи кыяфәте үзгәргән. 2018 елда университет төзекләндерү эшләрен башлаган. ТР Президенты объектны капиталь ремонтлау барышында архитектур стилен сакларга өндәде.
Ахырда Рөстәм Миңнеханов Кремль уранмындагы университет бинасын карады. Ике катлы бинада чит ил студентларын әзерләү факультетын оештырырга ниятлиләр. Биредә бүлмәләрне төзекләндерергә кирәк. Рөстәм Миңнеханов уку елы башланганчы эшләрне тәмамларга йөкләде.