Рөстәм Миңнеханов Россия Көнендә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды

12.06.2019

Бүген Казанда «Пирамида» КСКда Россия Көне уңаеннан тантаналы чара узды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Россия Федерациясе Хезмәт Герое М.Ш. Шәймиев катнашты.

Комплекс холлында Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев Татарстан Республикасы Дәүләт архивының Татарстан территориясендә эшчеләр осталыгы тарихына багышланган документлары күргәзмәсен карап чыктылар. Күргәзмәне оештыручылар Казан губерниясе чорында һөнәри белем барлыкка килү турында һәм аның Советлар чорында үсеше турында сөйләделәр. Моннан тыш, экспозициядә һөнәре буенча иң яхшы конкурслары – WorldSkills ярышлары аналогы турында мәгълүмат та бар. Ярышлар һөнәр училищеларында һәм республика предприятиеләрендә уздырылган. 

Тантана Россия Федерациясе дәүләт гимнын башкару белән башланып китте. 

Аннары Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады. Ул чарада катнашучыларның барысын да Россия Көне белән котлады. «Без бөек тарихы булган зур илдә яшибез. Тышкы өндәүләргә һәм янауларга карамастан, илкүләм лидер Владимир Путинның курсы нәтиҗәсендә Россиянең хәрби-оборона потенциалы ныгый бара, аның халыкара абруе үсә, россиялеләрнең тормыш сыйфаты арта», - диде Татарстан Республикасы Президенты. 

Ул ассызыклаганча, илнең барлык казанышлары нигезендә гражданнарның, шул исәптән татарстанлыларның тырыш хезмәте ята. «Без республиканың хезмәт коллективларына, барлык буын вәкилләренә тотрыклылыкны һәм милләтара татулыкны ныгытуга керткән өлешләре өчен рәхмәтлебез. Бергәләп икътисадый һәм социаль үзгәртеп коруларда катнашып, илкүләм проектларны гамәлгә ашырып, без киләчәккә ышаныч белән карыйбыз», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. 

«Бүген тантанада үз эшләре белән державага һәм Ватанга хезмәт итү үрнәге булганнар катнаша. Россия Федерациясе үсешенә керткән өлешегез өчен ихлас рәхмәтләребезне кабул итегез», - диде Татарстан Президенты. 

Аннары Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. Почёт орденына Татарстан Республикасы Иминлек Советы Секретаре Рафаиль Гыйльманов лаек булды.  «Ватан алдындагы казанышлары өчен» I дәрәҗә орден медале белән Татарстан Республикасы буенча ЭЭМның оператив эше буенча полиция башлыгы урынбасары Павел Серов бүләкләнде. «Ватан алдындагы казанышлары өчен» II дәрәҗә орден медален Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы яшьләр эшләре минстры урынбасары Анна Захматовага тапшырды. 

«Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены белән Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең вокал сәнәгате кафедрасы мөдире Зилә Сөнгатуллина хезмәте билгеләп үтелде. 

Тагын Татарстан Республикасы Президенты «Татарстан Республикасы  алдында казанышлары өчен» ордены медален, «Җәмәгать тәртибен саклаудагы казанышлары өчен» медальләрен һәм «Фидакарь хезмәт өчен» Татарстан Республикасы медален тапшырды. Кайбер татарстанлылар атказанган исемнәренә лаек булдылар.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.