Минтимер Шәймиев республикада күптелле белем бирү комплексларын булдыру буенча киңәшмә уздырды

13.06.2019

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе һәм “Яңарыш” республика фондының  Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев республикада күптелле белем бирү комплексларын булдыру буенча чираттагы киңәшмә уздырды.

Бүгенге киңәшмәдә төп игътибар база мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрен  булдыру мәсьәләләренә бирелде.

Минтимер Шәймиев билгеләгәнчә, киңәшмәдә проектны эшләүчеләр, төзүчеләр, шәһәр һәм районнарның белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре,  беренче күптелле белем бирү комплексларының база мәктәп һәм балалар бакчалары директорлары катнаша.

“Кыенлыклар аз түгел - бу яңа эш, мәктәп һәм балалар бакчаларын төзеп яисә ремонтлап кына куясы түгел, бәлки кадрлар әзерләргә, белем бирүнең заманча методикасын гамәлгә кертергә кирәк. Федераль Мәгариф министрлыгы, мәгариф министры Ольга Васильева ягыннан аңлашу һәм ярдәм бар. Бергә эшләячәкбез. Без бер эшне эшлибез”, - дип йомгаклады ТР Дәүләт Киңәшчесе.

Киңәшмәдә шулай ук РФ Мәгариф министрлыгының “Мәктәп-2025” дирекциясе” ФДБУ директоры Олег Клочков катнашты. “Без Россия Мәгариф министрлыгы ягыннан бу эшкә шатланып кушылабыз”, - диде ул.

ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов күптелле белем бирү комплексларының база мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре концепциясен тәкъдим итте.

База мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрен проектлау, төзү, капиталь ремонтлау һәм агымдагы ремонт  турында ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин сөйләде.

Күптелле белем бирү комплексларының  “Адымнар - белемгә һәм килешүгә юл” логотибы проектын архитектор Алена Нестерова һәм “Лориен” компаниясенең креатив директоры Александр Маркелов тәкъдим итте.

Фикер алышуда ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Яңарыш” республика фондының башкарма директоры Татьяна Ларионова, ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров, “ТИГП” ДУП генераль директоры Гадел Хөснетдинов, “Грань” ҖЧҖ генераль директоры Леонид Анисимов, 165 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Айдар Шәмсетдинов, 121 нче лицей директоры Валентина Афонская, Казан, Әлмәт, Түбән Кама, Алабуга һәм Чаллы шәһәрләренең  башкарма комитетлары вәкилләре һәм мәгариф идарәсе җитәкчеләре катнашты.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте