Рөстәм Миңнеханов X бөтенроссия татар дин әһелләре форумында катнашты

14.06.2019

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов X бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышында катнашты. Чара «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә узды.

«922 елда Борынгы Болгар территориясендә безнең ата-бабаларыбыз Ислам кабул иткән, бу безнең халкыбызның киләчәк үсешен билгеләгән. Мең елдан артык татар халкы мөселман дөньясының мөһим өлеше булып тора, күп милләтле Россия үсешенә, уртак дәүләтчелегебезне, мәдәни һәм рухи гореф-гадәтләребезне ныгытуга ярдәм күрсәтә», - диде Рөстәм Миңнеханов сәламләү чыгышында.  

Ул билгеләп үткәнчә, күп гасырлар буена Ислам татарларның милли үзенчәлегендә мөһим урын алып тора. «Барлык кыелыкларга крамастан, без һәрвакыт ышанычлы рәвештә алга бардык. Безнең милли яңарышыбызның төп көче Ислам булды. Шуңа бәйле рәвештә татар дин белгечләренең фикер үсешен өйрәнү аеруча әһәмиятле. Әмма бүген Мәрҗани, Баруди, Муса Бигиев, Курсави дәрәҗәсендәге галимнәребез һәм дин белгечләребез юк», - дип саный ТР Президенты.

Ул искәрткәнчә, былтыр республикада мәшһүр татар фикер иясе һәм дин белгече Шиһабетдин Мәрҗаниның тууына 200 ел тулу билгеләп үтелде. Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, татарлар арасында күренекле дин галимнәре һәм белгечләре килеп чыгарга мөмкин әле. «Без бу җәһәттән күптән түгел ачылган Болгар ислам академиясенә зур өметләр баглыйбыз. Аны булдыруда безгә Россия Президенты Владимир Путин актив ярдәм күрсәтте. Быел ук инде Академия беренче Ислам тәгълиматы докторларын чыгарачак», - диде ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов, Академияне тәмамлаучылар алган белемнәрен гамәлгә ашыру мөмкинлегенә ия булырга һәм мөселман өммәтенең традицион нигезләрен ныгытугы ярдәм итәргә тиеш, дип басым ясады. Бу эштә Россия имамнары да зур роль уйный. Бары тик көчебезне бергә туплап кына без билгеләнгән планнарны тормышка ашыра алачакбыз, диде Татарстан Президенты.

Ул билгеләп үткәнчә, бүген аерым игътибарны таләп итүче башка мәсьәләләр беренче урынга чыга. Аерым алганда, җәмгыятькә бөтенләй ят булган экстремистмк идеяләр үтеп керергә мөмкин. Шулай булмасын өчен бердәмлекне һәм гадәти тормыш нигезләрен ныгытырга кирәк.

«Төп бурычларыбызның берсе – татар милләтен, туган телне, мәдәниятебезне һәм гореф-гадәтләребезне саклап калу. Бүгенге гади булмаган шартларда  милли үзаңыбызны саклап калуда мөһим факторларның берсе дин булып тора. Ул безгә төрле авырлыкларга каршы торырлык рухи көч бирә. Соңгы вакытларда мәчетләрдә туган телне, туган әдәбиятыбызны һәм татар халкының мәдәниятен өйрәнү дәресләрен оештыру эше активлашу – куанычлы хәл. Форумыбызның йомгаклау документларында бу мәсьәләнең актуальлеген күрсәтергә кирәк, дип саныйм», - диде ТР Президенты.

2020 елда Россиядә халык санын алу уздырылачак. Рөстәм Миңнеханов татар милләтенең бердәмлеген саклап калу мөһимлегенә басым ясады.  

«Быел без Татар дин әһелләренең унынчы форумын уздырабыз. Бу елларда гамәлгә ашырылган күп кенә проектларны уртак эшебез нәтиҗәсе дип санарга мөмкин. Аны дәвам итәргә, яңа идеяләр һәм проектлар белән баетырга кирәк», - диде ул. 

«Иртәгә ел саен уздырыла торган „Изге Болгар жыены“ булачак. Борынгы Болгарда, ата-бабаларыбызга ихтирам йөзеннән, илнең төрле почмакларыннан меңләгән татар җыелачак. Сезнең ярдәмегез белән бу бәйрәм тагын да зур әһәмияткә һәм тирән мәгънәгә ия була бара», - диде Татарстан Республикасы Президенты, форумда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. 

Аннары Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен һәм Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәтләрен тапшырды.    

X бөтенроссия татар дин әһелләре форумы Казанда 13 июньнән 15 июньгә кадәр барачак. Форум эшендә Россия Федерациясенең 70 төбәгеннән 1200 кеше катнаша. Башкортостан Республикасыннан - 130 делегат. Кичә имамнар дискуссия мәйданчыкларында булдылар, анда актуаль мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. Иртәгә, 15 июньдә, дин әһелләре Болгар шәһәренә «Изге Болгар жыены» бәйрәмендә катнашырга барачаклар.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.