Рөстәм Миңнеханов Falk Beratung җитәкчелеге белән газ-мотор ягулыгы базарын үстерү мәсьәләләре турында сөйләште

13.06.2019

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Falk Beratung  GmbH компаниясе директоры Томас Фальк белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. Анда шулай ук Atlas Copco сәнәгать җиһазларын җитештерүче компания вәкилләре дә катнашты. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, бүген Татарстанның нефть-газ химиясе комплексы масштаблы инвестицион проектларны гамәлгә ашыруны дәвам итә. Бу юнәлештә алга таба хезмәттәшлек өчен мөмкинлекләр зур, диде ТР Президенты. 

"Соңгы елларда республикада газ-мотор ягулыгын куллану буенча җитди эш алып барыла. Без сыекландырылган газ базарын актив үстерәбез, якын киләчәктә — сыекландырылган табигый газ  һәм аның белән бәйле инфраструктураны үстерәчәкбез", - дип ассызыклады ул. 

Президент сүзләренчә, республикада 20 газ заправкасы станциясе эшли, сыекландырылган табигый газ куллану күләме арта. Ә газда эшләүче транспорт чарасы саны 5,5 мең берәмлек тәшкил итә. Татарстанда транспорт чараларын сыекландырылган метанга яңадан җиһазландыру буенча тулы инфраструктура булдырылган, диде Рөстәм Миңнеханов.

Шулай ук очрашу кысаларында яклар газ-мотор ягулыгы базарын үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек перспективалары, компрессор һәм вакуум техникасын, насос һәм криоген җиһазларны проектлау һәм җитештерү өлкәсендә уртак проектларны гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.