Яңалыклар

21.05.2019

Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Яшь профессионалылар (Ворлдскиллс Россия)» берлеге генераль директоры Роберт Уразов «Яшь профессионаллар (WorldSkills Russia)» VII илкүләм чемпионаты финалы мәйданчыгын карап чыктылар. 

21.05.2019

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча Татарстанда балалар җәйге сәламәтләндерү лагерьларына капиталь ремонт ясау өчен өч елга 7 млрд сум акча биреләчәк.  Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов хәбәр итте.

Брифинг республиканың барлык муниципаль районнары белән  видеоконференцэлемтә режимында узды.

21.05.2019

Бүген Казанда Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова 2019 елгы Казандагы 45-нче WorldSkills стандартлары буенча һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатын әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитеты утырышын үткәрде. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, "Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)" берлеге генераль директоры Роберт Уразов һәм башкалар катнашты. 

21.05.2019

Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова Татарстанга эш сәфәре кыла. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.   

Рөстәм Миңнеханов белән бергә Татьяна Голикова «Яшь профессионаллар VII илкүләм чемпионаты (WorldSkills Russia)» финалының ярыш мәйданчыкларында булачак, экспертлар һәм ярышларда катнашучылар белән аралашачак, Worldskills International халыкара оешмасы президенты Саймон Бартли белән очрашачак. 

21.05.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Тюрингия (ФРГ) икътисад, фән һәм цифрлы җәмгыять министры Вольфганг Тифензее белән очрашты.

Тюрингия делегациясе Казанга эш визиты белән килде. Кичә, 2019 елның 20 маенда, Вольфганг Тифензее  «Яшь профессионаллар» VII илкүләм чемпионатының (WorldSkills Russia) финал этабын ачу тантанасында катнашты. 

Рөстәм Миңнеханов  Вольфганг Тифензее  әфәндегә чемпионатны ачу тантанасында катнашуы һәм Тюрингия җире Премьер-министры исеменнән сәламләве өчен рәхмәт белдерде.

 

21.05.2019

Хезмәттәшлек һәм Казанда быел август аенда WorldSkills стандартлары буенча һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатын әзерләү һәм уздыру өлешендә киләчәк эш турында фикер алыштылар бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән «Росатом» ДК генераль директоры Алексей Лихачев.  

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.

21.05.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов статс-секретарь - Россия Спорт министры урынбасары Наталья Паршикова белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды. 

21.05.2019

Кадерле татарстанлылар!

Хөрмәтле ватандашлар!

Сезне истәлекле дата – Идел Болгарстанының Ислам динен рәсми кабул иткән көне уңаеннан чын йөрәктән тәбрик итәм!

922 елда Аллаһы Тәгаләнең бөек мәрхәмәте белән ата-бабаларыбызның күңеленә ислам диненең илаһи нурлары иңдерелде һәм ул әлегәчә безне Ходайдан рәхим-шәфкать сорап, гөнаһлардан арынырга, рухи камиллеккә ирешергә, тынычлыкка һәм татулыкка өнди.

20.05.2019

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Яшь профессионаллар» VII илкүләм чемпионатының (WorldSkills Russia) финал этабын ачу тантанасында катнашты. Чара «Татнефть Арена» боз сараенда узды. 

Ярышлар Казанда 21 майдан 23 майга кадәр «Казан Экспо» халыкара күргәзмә мәйданчыгында барачак. Ярышларда 91 компетенция, шулай ук Future Skills блогыннан 23 компетенция тәкъдим ителәчәк. 48 компетенция буенча WorldSkills Russia Juniors чарасында катнашучы яшүсмерләр ярышачак.

20.05.2019

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген “Безнең Татарстан. Мөмкинлекләр территориясе”  республика яшьләр форумында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты.

Форум Казанның ИТ-паркы – югары технологияләр өлкәсендәге Технопарк мәйданчыгында уза.

Битләр: << 821 822 823 824 825 826 827 828 ( 829 ) 830 >>