Татарстан Президенты чаңгы-биатлон комплексын төзү проектына багышланган киңәшмә уздырды

26.08.2019

Бүген Казан Кремлендә республикада чаңгы-биатлон комплексын төзү мәсьәләсенә багышланган киңәшмә узды. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

Чаңгы-биатлон комплексын Казанның Тынычлык бистәсендә «Динамо» спорт үзәге янында төзү планлаштырыла. Проектта чаңгы трассалары, ату урыннары, трибуналар һәм вакс-кабиналар төзү каралган. Төзелешне 5 этапта гамәлгә ашыру тәкъдим ителә.

Яңа спорт комплексы территориясендә укыту-күнекмә җыеннары һәм төрле дәрәҗәдәге ярышлар уздыру өчен барлык шартлар булдырылуы көтелә.

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, республикада чаңгы спорты шактый уңышлы үсә. Инфраструктура үсә, чаңгы базалары төзелә. Ул чаңгы-биатлон комплексына татарстанлылар арасында ихтыяҗ булачак, дип ышаныч белдерде һәм профильле ведомстволарга яңа спорт объектының проектын эшләргә кушты.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Иминлек Советы Секретаре Рафаил Гыйльманов, Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар катнашты.

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.