Кадерле татарстанлылар!
Хөрмәтле ватандашлар!
Сезне Рамазан ае тәмамлану һәм Гайдел-фитр – Ураза гаете уңаеннан чын йөрәктән котлыйм.
Бүген Казанда “Баскет-холл” спорт аренасы мәйданчыгында “УНИКС” командасы баскетбол сезонын ябу тантанасын уздырды. Бу чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, ВТБ Бердәм Лига президенты Сергей Кущенко, ТР спорт министры Владимир Леонов һәм “УНИКС” БК президенты Евгений Богачев катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Халыкара торгызылучы ресурслар (циркуляр икътисад) – World Circular Economy Forum (WCEF2019) форумы кысаларында оештырылган махсус күргәзмәне карады.
Искәртәбез, WCEF2019 форумы Хельсинкида уза (Finlandia Hall Конгресс-үзәге), һәм анда циркуляр икътисад хәл ителешләрен тәкъдим итүче компанияләр, оешмалар һәм предприятиеләр катнаша.
Күргәзмәдә 20ләп компания катнаша.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Финляндия Икътисад министры вазыйфаларын башкаручы Мика Линтиля белән очрашты.
Очрашу Хельсинкида, Халыкара торгызылучы ресурслар (циркуляр икътисад) – World Circular Economy Forum (WCEF2019) форумын ачар алдыннан узды.
Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов Хельсинкида ике көнлек (2019 елның 2-3 июне) эш сәфәрендә.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Финляндиягә эш сәфәре кысаларында яңа балалар хастаханәсендә булды.
Хастаханә администрациясе вәкиле Рөстәм Миңнехановка медицина учреждениесе ата-аналары белән балаларны кабул итү барышы турында хәбәр итте.
Әлеге хастаханә Хельсинки һәм Уусимаа хастаханә округының медицина учреждениеләре составына керә.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Хельсинкидагы Милли музейда булды. Рөстәм Миңнеханов Финляндия тарихы һәм мәдәнятына багышланган музей экспозициясе белән танышты. Иң зур бүлеге тарихка багышланган. Ул тулысынча Финляндия территориясендә табылган археологик казылмаларга багышланган. Биредә уникаль артефактлар тупланган - керамика, көнкүреш әйберләре, бизәнү әйберләре, кораллар һәм башкалар.
Татарстан Республикасы төрле тармакларда – авыл хуҗалыгында, кече һәм урта эшкуарлыкны үстерүдә, инновацияләрдә, мәгарифтә, әйләнә-тирә мохитне саклауда фин коллегалары тәҗрибәсен өйрәнергә тели.
Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Хельсинки шәһәре мэры Ян Вапаавуори белән очрашуда хәбәр итте.
Очрашу Хельсинки мэриясе бинасында узды.
Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов Хельсинкида ике көнлек (2019 елның 2-3 июне) эш сәфәрендә.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Хельсинкига (Финляндия Республикасы) эш сәфәренә килде.
«Вантаа» халкара аэропортында Рөстәм Миңнехановны Россиянең Финляндиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Павел Кузнецов каршы алды.
Бүген Халыкара балаларны яклау көнендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Созвездие - Йолдызлык" республика яшьләр фестивалендә җиңүчеләрне бүләкләде.
Чара Казан Кремлендә узды.
"Созвездие - Йолдызлык" - Татарстан Республикасында эстрада сәнгате өлкәсендә иң эре фестиваль хәрәкәте. Фестиваль Татарстан Республикасы Президенты патронажында һәм ЮНЕСКО эшләре буенча РФ комиссиясе эгидасында үткәрелә, республиканың бөтен муниципаль районнары вәкилләре катнаша.
Бүген 16 башкаручы һәм 24 иҗат коллективы бүләкләнде.
Бүген Казан Кремлендә «Ана даны – Материнская слава» Татарстан Республикасы медальләрен тапшыру тантанасы үтте.
Дәүләт бүләкләрен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.
Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзендә «Ана даны – Материнская слава» медален тапшыру Халыкара балаларны саклау көнендә үткәрү бик символлы булуын ассызыклады.
"Татарстан гаиләләре - иң тату, нык, күп милләтле, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Бу ел башыннан гына республикабызда 5283 пар теркәлгән, һәм һәр пишенче гаилә - милләтара".