Үткән атнада WorldSkills хәрәкәтен үстерүнең стратегик мәсьәләләре турында масштаблы фикер алышулар күтәрелә торган мәсьәләләрнең бөтен мөһимлеген күрсәтте. Без яшь профессионалларга төрле яклы ярдәм күрсәтү – бер дәүләт кысаларында гына түгел, бөтен дөньяда тотрыклы икътисадый ситуация нигезе икәнне аңладык.
Бүген бу хакта Рөстәм Миңнеханов 2019 елгы WorldSkills International Генераль Ассамблеясе утырышындагы сәламләү сүзендә хәбәр итте.
Чара «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә узды.
Генераль Ассамблея кысаларында WorldSkills International президенты Саймон Бартли WorldSkills стандартлары буенча 45 нче һөнәри осталык дөнья чемпионатын югары дәрәҗәдә уздырган өчен Татарстан Республикасына WorldSkills International Рәхмәтен Рөстәм Миңнехановка тапшырды.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, WorldSkills җитәкчелеге белән беренче очрашуга – җиде ел, җитәкчелек белән якыннан танышуга һәм чемпионатка әзерләнә башлауга дүрт ел узды.
«Без очрашуыбызны иң гадиеннән – илебез, Татарстан һәм Казан турында, шул җирдә үз куллары һәм үз тырышлыклары белән үз тормышларын иҗат итүче кешеләр турында сөйләүдән башладык, - диде Рөстәм Миңнеханов. –Безнең сүзләребез сезнең йөрәкләргә үтеп кергәндер дип ышанабыз, һәм без 2015 елның августында Сан-Паулуда күрсәтелгән ышанычыгыз өчен сезгә рәхмәтле. Бу еллар эчендә безнең оешмага - WorldSkills International яңа илләр килеп кушылды. Ә бу чемпионат, ышанам ки, дөнья хәрәкәтенә яңа тарафдарларны җәлеп итәр».
Әлбәттә, безнең өчен WorldSkills стандартлары буенча 45 нче һөнәри осталык дөнья чемпионаты төп вакыйга булды. Чемпионат кысаларында сез Россия һәм күп милләтле Татарстан тормышы белән таныша алдыгыз, Казанның дустанә, кунакчыл шәһәр булуын тулысынча тоя алдыгыз, диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Президенты шулай ук билгеләп үткәнчә, чемпионатның дүрт көне эчендә ярышларны 270 меңләп тамашачы караган.
Рөстәм Миңнеханов WorldSkills International җитәкчелегенә чемпионатка әзерлек чорында күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.
Ул ассызыклаганча: WorldSkills дөнья чемпионатын уздыру Россия Президенты Владимир Путин, Росси Мәгариф министрлыгы ярдәменнән башка, илнең бөтен төбәкләре катнашыннан башка мөмкин булмас иде. «Без бер команда булып эшләдек!», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Ышанам, WorldSkills стандартлары буенча 45 нче һөнәри осталык дөнья чемпионаты мөһим вакыйга гына булып калмыйча, WorldSkills хәрәкәтенең бөтен тарихында барысына да кызыклы һәм күренекле чемпионат булып та истә калыр, диде Рөстәм Миңнеханов.