Татарстан аграрийлары быел 5 млн тонна ашлык җыеп алырга планлаштыра. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белдерде.
“Бүгенге көнгә республикада 2,7 млн тонна ашлык суктырылган, уртача уңыш 30,5 ц/га тәшкил итә. Якынча 880 мең га мәйдан урылды, бу планның 60%ын тәшкил итә”, - диде Марат Әхмәтов.
“Соңгы ике атнада нәтиҗәле эш башкарылды. Бүген көчле комбайн тәүлеккә 100-150 тонна ашлык суктыра. Әле 600 мең гектар мәйданда – арпа, 500 мең гектарга якын сабан бодаен җыеп аласы бар. Кукурузны да сентябрьнең икенче яртысында җыеп алачакбыз. Соңрак көнбагышны җыеп алырга туры киләчәк. Быел 500 мең тоннага якын рапс һәм көнбагыш җыярбыз дип өметләнәм”, - дип йомгаклады министр.
Татарстанда быел 3 млн тоннага якын шикәр чөгендере уңышы җыярга планлаштырыла, дип хәбәр итте Марат Әхмәтов брифинг барышында.
“Быел һава шартлары шикәр чөгендере өчен шактый уңай. Татарстан – чөгендер игүче субъект. Без 3 млн тоннага якын шикәр чөгендере җыярбыз дип көтәбез. Шикәр чөгендеренең беренче мәйданнарын җыю эшләре башланган. Төбәктә беренчеләрдән булып шикәр чөгендерен җыюга Зәй районы аграрийлары кереште. Шушы көннәрдә Зәй шикәр заводына яңа уңышның беренче партиясе килде”, - дип билгеләде Марат Әхмәтов.
Татарстанда шикәр чөгендеренең җыю мәйданы 64,6 мең га тәшкил итә. Уңыш Зәй, Буа һәм Нурлат шикәр заводларында эшкәртеләчәк.
2017 елда Татарстанда шикәр чөгендере рекордлы күләмдә җыелды. Ул вакытта тулай җыем 3 млн 130 мең тонна тәшкил иткән. Бу республикада чөгендер үстерү тарихында иң зур күрсәткеч.
Марат Әхмәтов бөртеклеләрнең уңышы югары һәм түбән булган районнарны атады.
Республиканың алты районында – Зәй, Азнакай, Актаныш, Сарман, Мамадыш, Тукай районнарында бөртеклеләрнең уңышы гектарыннан 40 центнердан артык. “Иң күп уңыш Зәй районында – гектардан 43 центнердан артык”, – дип ассызыклады Марат Əхмәтов.
Министр билгеләгәнчә, берничә районда, мәсәлән, Азнакай, Актаныш, Арча, Буа, Зәй, Сарман, Чистай районнарында 100 мең тоннадан артык ашлык суктырылган. “Бу муниципалитетлар урып–җыю процессының югары җитештерүчәнлеген күрсәтә”,- дип өстәде ул.
Марат Әхмәтов республикадагы проблемалы районнарны да атады. Уңыш гектарыннан 20 центнердан кимрәк районнар: Әгерҗе –16 ц/га, Яшел Үзән – 18 ц/га, 23-25 ц/га – Баулы, Кама Тамагы, Югары Ослан, Питрәч, Теләче районнары. “Сәбәпләре төрле”, – диде министр.
“Әгәр, мәсәлән, уңышы 30 ц/га кимрәк булган ун район бу күрсәткеч буенча бераз алга китсә, республика 5 млн тоннадан да ким булмаган тулай җыемга ия булыр иде”, – дип йомгаклады министр.