Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Новгород өлкәсе Губернаторы Андрей Никитин белән очрашты.
Очрашу «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә узды.
Искәртәбез, Андрей Никитин Казанга WorldSkills стандартлары буенча 45 нче һөнәри осталык дөнья чемпионатын ябу тантанасына килде.
Яклар Татарстан белән Новгород өлкәсе арасындагы хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Аерым алганда, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, соңгы елларда Татарстан белән Новгород өлкәсе арасында товар әйләнеше якынча 1,2 млрд сум тәшкил итә. Бу төбәкләр икътисадының реаль масштабларына туры килми, багланышларны үстерергә һәм товар әйләнешен арттырыга кирәк.
Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Стратегик инициативалар агентлыгы линиясе буенча хезмәттәшлек тә мөһим.
Стратегик инициативалар агентлыгы – инновацияләр өчен нәтиҗәле мәйданчык, анда һәр төбәк үз эшләнмәләрен кертергә һәм тәҗрибә алмашырга мөмкин, диде Рөстәм Миңнеханов.
Очрашуда шулай ук WorldSkills стандартлары буенча 45 нче һөнәри осталык дөнья чемпионаты кысаларында узган чаралар турында да сөйләштеләр. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, чемпионат эшче һөнәрләрне популярлаштыруга ярдәм итә.
Очрашуда шулай ук Стратегик инициативалар агентлыгы башлыгы Светлана Чупшева, Россия Президентының цифрлы һәм технологик үсеш буенча махсус вәкиле Дмитрий Песков һәм башка рәсми затлар катнашты.