Казанда 20-24 май көннәрендә “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәге мәйданчыгында WorldSkills Russia VII илкүләм чемпионатының финалы узды. “Комплекс сынауны лаеклы узды”,- дип белдерде бүген ТР Министрлар кабинетында узган брифингта Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов.
Республиканың алга таба үсеше, аның конкурентлыкка сәләтлеген тәэмин итү безнең яшьләр сәләтләрен һәм мөмкинлекләрен ачыклаусыз мөмкин түгел. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Перспектива" Татарстан Республикасы балаларының һәм яшьләренең интеллектуаль-иҗат потенциалын үстерү һәм гамәлгә ашыру концепцияләрен гамәлгә ашыру буенча ведомствоара координацион совет утырышында белдерде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Талант һәм уңыш» мәгариф фонды җитәкчесе Елена Шмелева белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Бүген «Бердәм Россия» бөтенроссия сәяси партиясенең Югары советы Бюросының чираттагы утырышы узды.
Утырышны «Бердәм Россия» бөтенроссия сәяси партиясенең Югары советы Бюросы Рәисе Борис Грызлов уздырды.
Бүген Чаллыда 403 фатирлы № 63/15 торак йортка күчү тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, «Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды» КБАО башкарма директоры Марат Зарипов һәм башкалар катнашты.
Йортның төзелешен алып баручы инвестор – Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды. Монда социаль ипотека программасында катнашучылар, Бөек Ватан сугышы ветераннары, күп балалы гаиләләр, ятим балалар, шулай ук махсус грантлар алган табиблар яшәячәк.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллы шәһәрендә эш сәфәрендә. Эш сәфәренең төп максаты – «КАМАЗ»ның кабиналар каркасларын җитештерү буенча яңа заводын ачу тантанасында катнашу. Чарада шулай ук Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, «Ростех» дәүләт корпорациясе генераль директоры, «КАМАЗ» ГАҖ Директорлар советы рәисе Сергей Чемезов, «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин, башка рәсми затлар катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Сәламәтлек саклау өлкәсендә илкүләм максатлар. Үсешнең өстенлекле мәсьәләләре" бөтенроссия фармацевтика автоузышында катнашучылар белән очрашты.
Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Искәртик, "Сәламәтлек саклау өлкәсендә илкүләм максатлар. Үсешнең өстенлекле мәсьәләләре" бөтенроссия фармацевтика автоузышы 27 май-3 июнь көннәрендә өч этаптан үткәрелә, ул Казан, Түбән Новгород, Ярославль, Мәскәү өлкәсе, Владимир өлкәсе, Санкт-Петербург аша уза.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Бердәм Россия» партиясенең алдан тавыш бирүендә тавыш бирде. Праймериз йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советына киләчәктә депутатлар чыгару өчен кандидатлар исемлеге билгеләнәчәк.
Татарстан Президенты Казанның 116 нчы мәктәбендә урнашкан 16 нчы исәпләү участогында тавыш бирде.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев “Бердәм Россия” партиясе праймеризында катнашты.
Минтимер Шәймиев Казанның 116нчы мәктәптә оештырылган сайлау участогында тавыш бирде.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин республиканың химия һәм нефть химиясе сәнәгате хезмәткәрләрен Химиклар көне белән котлады.