Рөстәм Миңнеханов: Безгә һәрчак предприятиеләребездә сәнәгать һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләсе мөһим

26.08.2019

Татарстанның сәнәгать комплексының тотрыклы эше бик күп төрле социаль-икътисадый мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкинлек бирә. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген республика предприятиеләрендә сәнәгать һәм янгын куркынычсызлыгы мәсьәләләрендә ТР Иминлек Советы утырышында белдерде. 

Чара Казан Кремлендә узды Аның эшендә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, ТР Иминлек Советы Рәисе Рафаил Гыйльманов һәм башкалар катнашты. 

Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, утырышны "Түбән Кама нефть химиясе" ГАҖдә быел апрель аенда булган авария сәбәпле уздырыла. Янгын нәтиҗәсендә 17 кеше зыян күрде, дүртесе соңыннан хастаханәдә үлде. Алар барысы да - ремонт эшләрен башкаручы подряд оешмалар хезмәткәрләре. "Бер яктан локаль вакыйга. Әмма бүген тиешле нәтиҗәләр чыгарылмаса һәм тиешле чаралар кабул ителмәсә, иртәгә безнең сәнәгать комплексы иминлеге зыян күрә ала", - диде ТР Президенты. 

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Россия Президенты май указларында берничә илкүләм идея билгеләде, шул исәптән икътисадый үсеш темпларын тизләтү, чималсыз экспортны киңәйтү һәм Россия икътисадын иң эре бишек арасына кертү. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Татарстан өчен предприятиеләрдә сәнәгать һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү һәрчак актуаль. Аның сүзләренчә, Татарстанда куркыныч производство объектдары булган предприятиеләр күп. Алар зур игътибар таләп итәләр. Аварияләр хезмәткәрләр һәм якында яшәүче кешеләр үлеменә китерә ала. 

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, предприятиеләрдә сәнәгать куркынычсызлыгын тәэмин итүдә зур эш башкарыла, ләкин аварияләр саны күп. Быел гына 6 авария һәм 23 бәхетсезлек очрагы булды, шуларның җидесе кеше үлеменә китерде. Авариялр сәбәпләре арасында - производство процессларын начар оештыру, җитәкчеләр һәм хезмәткәрләр җавапсызлыгы, җиһазлар искерүе. 

"Куркыныч производство объектларында куркынычсызлыкны тәэмин итүне тикшерү һәм күзәтчелек эшен сәнәгать, янгын, экология куркынычсызлыгы өлкәсендә махсус вәкаләтле кешеләр башкара. Тикшерүчеләр җитәрлек. Мәсьәлә - аларны нәтиҗәлегендә", - диде ТР Президенты. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.