Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Кытай Халык сәяси консультатив советы рәисе урынбасары Ван Юнцин әфәнде белән очрашты.
Ван Юнцин Казанга WorldSkills стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатының ябылу тантанасында катнашу өчен килде, чарада WorldSkills флагы Кытай вәкиллләренә тапшырылачак, анда инде WorldSkills Shanghai-2021 дөнья чемпионатына әзерлек эше бара.
Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Казандагы чемпионатта Кытайдан олы делегация - 63 ярышчы һәм 56 эксперт - катнаша. "WorldSkills флагының Шанхайга күчүенә без бик шат. Ярышларны уздыруда уңышлар телибез", - диде ул.
ТР Президенты шулай ук Россия һәм Кытай Халык Республикасы җитәкчелегенә төбәкара элемтәләргә уңайлы шартлар булдырулары өчен рәхмәт белдерде. Төбәкләр мөнәсәбәтләренә игътибарны узган ел һәм бу елны Россия белән Кытай арасында Төбәкара хезмәттәшлек еллары итеп игълан итү күрсәтә.
Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, узган ел нәтиҗәләре буенча Россия-Кытай товар әйләнеше күләме 24,5 процентка артты һәм 108 млрд. доллар тәшкил итте. Аның сүзләренчә, Кытай Халык Республикасы оештырылуга 70 ел тулу елында безнең илләр арасындагы дипломатик мөнәсәбәтләргә дә 70 ел тула.
Татарстан Кытай партнерлары белән актив хезмәттәшлек итә, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов, бизнес багланышлары, делегацияләр белән алышу эше бара. Кытай җитәкчелегенең берничә кат Татарстанга килгәне бар. Татарстанлылар да Кытайда кунакта еш була. Бүгенге көнгә Татарстан белән Кытай провинцияләре арасында 7 килешү, муниципаль берәмлекләр арасында 14 килешү имзаланган.
Рөстәм Миңнеханов Юнцин әфәндегә Пекинда Татарстан вәкиллеге эшләве, ә Казанда Кытай Генераль консуллыгы барлыгы турында сөйләде.
Үзара хезмәттәшлеккә ихтыяҗ товар әйләнеше күләменә дә уңай тәэсир итте, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов, Татарстан белән Кытай арасында товар әйләнеше күләме 630 млн. долларга җитте.
ТР Президенты Кытай илкүләм химик-инженер корпорациясе, Тяньцзин икътисадый һәм техник үсеш зонасы, "Хуавэй" компаниясе белән багланышларның уңай булуы турында хәбәр итте.
Аерым Рөстәм Миңнеханов "Хайер" Кытай корпорациясе белән хезмәттәшлек турында сөйләде. 2016 елда компания Татарстанда суыткычлар заводын ачты, ә иртәгә, 28 август көнне Чаллыда кер юу машиналары заводы ачыла."Хайер" шулай ук югары технологияле индустриаль парк ачырга ниятли.
Ван Юнцин Казанда WorldSkills дөнья чемпионатын уздыру югары дәрәҗәдә булуын ассызыклады. Һәм Татарстан белән Кытай провинцияләре арасында хезмәттәшлекнең Россия-Кытай дуслыгының ачык үрнәге булуын искәртте.