Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика ифтарында катнашты. Чара «Казан Арена» мәйданчыгында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Химиклар көнен бәйрәм итү чарасында катнашты.
Тантаналы чара Түбән Кама шәһәрендә узды.
Бәйрәм алдыннан Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама мэры Айдар Метшин, "Татнефть" ГАҖ генераль директоры Наил Маганов һәм башка рәсми затлар белән төбәктә нефть химиясе тармагына багышланган күргәзмәне карады. Экспозициядә аерым химкомбинатның беренче директоры Николай Лемаев һәм "Түбән Кама нефть химисе" тарихына багышланган иде.
Бүген хезмәт кешенесенең абруен күтәрергә ирәк. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов VII бөтенроссия эшче яшьләр форумының пленар утырышында хәбәр итте. Чара Казан вертолётлар заводы территориясендә узды. Аның эшендә Федераль яшьләр эшләре агентлыгы (Росмолодежь) җитәкчесе Александр Бугаев, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов һәм башкалар катнашты.
Татарстан Республикасында төп сабан культураларын чәчү тәмамланды диярлек. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.
Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Республикада барлыгы 1,75 млн. гектра чәчелгән (99%), шул исәптән сабан бөртеклеләр 1,0 млн. гектар (99 %). Тагын кукуруза - 21,2 мең гектар, кара бодай - 5,5 мең гектар, бер еллык үләннәр - 5,0 мең гектар, бәрәңге - 1,4 мең гектар, яшелчә - 300 гектар.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты Җитәкчесе Шамил Гаффаров «Яшь профессионаллар (WorldSkills Russia)» VII илкүләм чемпионаты финалы йомгаклары турында сөйләде.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстан Республикасында 2019 елгда күп фатирлы йортларга капиталь ремонт программасы буенча эшләр 1 млрд. сумнан артыкка үтәлгән, ягъни планның 18,5%ы. Барлыгы программада гомуми мәйданы 5,6 млн. кв. метр булган 936 күп фатирлы йорт катнаша.
Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Хөрмәтле татарстанлылар!
Сезне рус халкының ямьле һәм үзенчәлекле бәйрәме – Каравон уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәм!
Ягымлы кояшка охшаган түгәрәк ясап, православие гыйбадәтханәләре кыңгырауларының чыңы көенә, борын-борыннан Лаеш районының Никольский авылында тантаналы әйлән-бәйлән уены уздырыла. Анда катнашучыларның саны елдан-ел артканнан арта.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Яшь профессионаллар (WorldSkills Russia)» VII илкүләм чемпионатын ябу тантанасында катнашты.
Чара "Татнефть-Арена" боз сараенда узды. Чара вокаль-хореографик прологтан башланды. Тамашачыларга WorldSkills халыкара чемпионаты илчеләренең видеомөрәҗәгатьләре күрсәтелде.
Сәламләү сүзе белән Россия Федерациясе Мәгариф министры Ольга Васильева һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясадылар.
Бүген "Иннополис университеты" АКО Күзәтчелек советының чираттагы утырышы узды. Аның эшендә Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Максим Акимов, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Стратегик инициативалар агентлыгы генераль директоры Светлана Чупшева, ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов катнаштылар.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин ирләр командасы арасында регби буенча Россия Кубогына 1/8 финалында булды.
Казанның регби буенча “Стрела” клубы Краснодарның “Кубань” командасына 8:33 исәбе белән оттырды.