Бүген Казанга эш визиты белән Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова килде.
"Казан" халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар каршы алды.
Визитның төп максаты - “Ворлдскиллс” стандартлары нигезендәге һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионатын ябу тантанасында катнашу.
Казанда Татьяна Голикова чемпионат мәйданчыкларын карый һәм Кытай Халык сәяси консультатив советы рәисе урынбасары Ван Юнцин әфәнде белән очраша.