Рөстәм Нигъмәтуллин ТР Наркотикларга каршы көрәш комиссиясе утырышын уздырды

10.10.2019

Бүген ТР Хөкүмәте йортында ТР Наркотикларга каршы көрәш комиссиясе утырышы узды. Утырышны  ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде.

Утырышта ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, ТР буенча эчке эшләр министры урынбасары Алексей Соколов, Татарстанның Куркынычсызлык Советы секретаре Рафаиль Гыйлманов, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.

Утырыш барышында катнашучылар наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш һәм Түбән Кама районында халыкны наркотиклар кулланудан кисәтү буенча эшләрне оештыру турында фикер алыштылар.

Икенче мәсьәлә наркотикларга каршы көрәш өлкәсендә проектларны гамәлгә ашыру өчен субсидияләр алган социаль-юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларның эшчәнлегенә багышланган иде.

Моннан тыш, утырыш барышында профилактика чараларын уздыру мәсьәләләре хакында да фикер алыштылар.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте