Рөстәм Миңнеханов: Машина төзелеше – Татарстан икътисадының төп сегментларының берсе

09.10.2019

Машина төзелеше – Татарстан икътисадының төп сегментларының берсе.   Бүген республикада автомобильләр, самолетлар, вертолетлар, суднолар һәм машина төзелешенең илебездә һәм чит илләрдә ихтыяҗы булган башка продукциясе җитештерелә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыда Машина төзүче көненә багышланган тантанада хәбәр итте.   

Тантана башланыр алыдыннан Рөстәм Миңнеханов республиканың машина төзелеше предприятиеләре продукциясе күргәзмәсен карап чыкты. Анда йөк  автомобильләре, микроавтобуслар, тракторлар, экскаваторлар, двигательләр, скважиналарны ремонтлау өчен җайланмалар куелган иде. Моннан тыш, «Казан Гипронииавиапром», «Казан электротехника заводы», «КМПО», «ПКФ Бетар», «УК «КЭР-Холдинг», «Алабуга аккумуляторлар заводы» һәм башкалар үз экспозицияләрен оештырганнар иде.  

Рөстәм Миңнеханов чыгышында ассызыклаганча, Машина төзүче көне гадәттәгечә Чаллыда уздырыла, чөнки шәһәр тарихы «КАМАЗ» заводы белән турыдан-туры бәйле. «Автогигант үзенең 50 еллыгын җитештерүен яңарткан килеш лаеклы каршы ала. Быел май аенда кабиналар каркаслары чыгару заводы эшләтеп җибәрелде, июньдә исә – алюминий ягулык баклары  җитештерү линиясе. Дүртенче кварталда К5 буыны йөк машиналары җитештерү башланырга тиеш», - диде ТР Президенты.   

Ул искәрткәнчә, завод 40 елдан артык инде илебездәге йөк автомобильләре арасында лидер булып кала. «КАМАЗ» продукциясе 50тан артык ил базарына чыгарыла.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, суднолар төзелеше лидеры –А.М.Горький ис. завод, ул 2010 елдан җитештерү күләмен 2 мәртәбә арттырды. Моннан тыш, Зеленодольск проект-конструкторлык бюросы белгечләре тарафыннан проектланган суднолар – Россия лидеры.

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, Казан авиация заводында да тирән модернизация уздырылган. «Ил җитәкчелегенең белдергән югары ышанычны Ту-160 самолетларын торгызу һәм Ту-22М3М модернизацияләү белән акларга кирәк», - диде Татарстан Президенты.

Россия Федерациясе Хөкүмәте һәм «Ростех» дәүләт корпорациясе ярдәмендә Казан вертолетлар заводы да тирәнтен яңартылды. 2018 ел йомгаклары буенча җитештерелгән продукция күләме 178 млрд сумнан артып киткән. “Ростех” – безнең стратегик партнерыбыз», - диде Рөстәм Миңнеханов.  

 «Хайер» компаниясе проектлары да уңышлы үсә, бу компания соңгы 3 елда Татарстанда 3 завод ачты, дип белдерде Татарстан Президенты.   

Ул искәрткәнчә, Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан куелган масштаблы бурычларны якындагы елларда гамәлгә ашыру күздә тотыла. Аларны хәл итү өчен предприятиеләрне яңартырга, хезмәт җитештерүчәнлеген арттырырга, инновацияләрне һәм алдынгы фәнни эшләнмәләрне гамәлгә кертергә кирәк.  

Рөстәм Миңнеханов ветераннарга аерым рәхмәтләрен җиткерде, аларның яшь буынны тәрбияләүгә керткән өлешләрен билгеләп үтте.   

Азакта Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.