Рөстәм Миңнеханов Кремль яр буе урамын карады

10.10.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кремль яр буе урамыннан йөреп чыкты. Ул Киров дамбасыннан алып Ленин дамбасына кадәр, шулай ук "Казан" милли-мәдәни үзәгенән Миллениум күперенә кадәр җәяү йөри зонасын төзекләндерү эшләре белән танышты. 

Искәртик, Миллениум янында экстремаль спорт төрләре өчен яшьләр паркын төзү планлаштырыла. Биредә воркаут һәм паркур, скейт-парк һәм памп-трек белән шөгыльләнү өчен мәйданчыклар булдырылачак. Рөстәм Миңнехановка төзелеш эшләре барышы турында сөйләделәр, шулай ук җәяүлеләр зонасын яшелләндерү проектын күрсәттеләр.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов балыкчылар белән сөйләште. Алар балык тоту өчен махсус урын оештыруны сорый. Татарстан Президенты бу тәкъдимне хуплады һәм балык тоту өчен урын оештыру мөмкинлеген карауны йөкләде.

 

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.