Рөстәм Миңнеханов Чаллы шәһәрендә эш сәфәрендә

09.10.2019

Бүген төштән соң Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллы шәһәренә эш сәфәренә килде. Максаты – Машина төзүче көненә багышланган тантанада катнашу.  

Башта Татарстан Республикасы Президенты «КАМАЗ» автомобильләр заводының беренче генераль директоры Лев Васильевка бюст ачу тантанасында катнашты.  

Бөек Ватан сугышы ветераны Лев Васильев Кама автогигантын 1969 елдан 1981 елга кадәр җитәкләгән. Бу чорда япан кырда, «КАМАЗ» заводлары комплексы төзелеп, илнең яңа зур йөк автомобильләрен чыгару җайга салынган.

«“КАМАЗ” – илебезнең горурлыгы. Һәм монда Лев Борисович Васильевның өлеше зур. Аның җитәкчелегендә яңа зур йөк автомобильләрен чыгару буенча «КАМАЗ» заводлары комплексы төзелде. Моннан тыш, Чаллы аның заманында кешесе барлыгы 37 мең булган кечкенә бер бистәдән 360 мең кешелек зур шәһәргә әверелде. Без һәрвакыт Лев Борисовичка республиканың машина төзелеш комплексын үстерүгә керткән зур өлеше  өчен рәхмәтле булачакбыз», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Аннары Татарстан Президенты капиталь ремонттан соң төп автоюлларның берсен ачу тантанасында катнашты. Шәһәрнең төп магистрале (Әлмәт тракты - М. Җәлил проспекты – Чаллы проспекты – Тынычлык проспекты - А.Алиш урамы) «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» федераль программасы кысаларында ремонтланган. Гомуми озынлыгы 18,5 км.

Татарстан Президенты ассызыклаганча, «КАМАЗ»ның 50 еллыгы алдыннан Чаллыда шәһәрне төзекләндерү буенча берничә программа гамәлгә ашырыла. Ул шәһәр кешеләрен яңартылган юл ачылу белән тәбрикләде һәм юл салучыларга рәхмәт белдерде.   


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.