Алексей Песошин Бавария делегациясе белән очрашты

22.10.2019

Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин ТР Хөкүмәт йортында Бавариянең Премьер-министры урынбасары-икътисад, төбәк үсеше һәм энергетика министры Хуберт Айвангер белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды.

Кунакларны сәламләп, Алексей Песошин Германия Федератив Республикасы һәм Бавария, аерым алганда, Россия-Германия мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан Республикасының стратегик партнерлары булып тора, дип билгеләде.

ТР Премьер-министры ассызыклаганча, Татарстанның немец компанияләре белән эшлекле хезмәттәшлеге буенча бай тәҗрибәсе бар. “Сименс” һәм “Линде Груп” компанияләре республика предприятиеләре белән актив хезмәттәшлек итәләр.

Алексей Песошин Татарстан һәм Бавария арасындагы хезмәттәшлекнең перспективалы юнәлешләрен билгеләде.

“Биредә “Алабуга” МИЗ  һәм “Иннополис”ка потенциаль резидентларны җәлеп итүне, Татарстанның башка инвестицион мәйданчыкларын билгеләп үтәргә кирәк. Без Бавария белән авыл хуҗалыгы, төзелеш, энергия саклау технологияләре, сәламәтлек саклау, фармацевтика, мәдәният, фән, мәгариф, спорт һәм туризм өлкәләрендәге хезмәттәшлекне үстерүгә карата кызыксыну белдерәбез”, - дип билгеләде ул.

Үз чиратында, Хуберт Айвангер Бавария һәм Татарстан икътисадының структурасында охшашлыклар булуын билгеләп үтте. Машина төзелеше һәм авыл хуҗалыгы аның мөһим өлеше булып тора. “Безнең төбәкләрне стратегик үсеш адымнары буенча да чагыштырып карарга мөмкин. Бүген барысы да икътисадны цифрлаштыру, робот техникасы, 4.0 сәнәгате хакында сөйли. Без халыкара базарда көндәшлекне саклап калу өчен әлеге өлкәләрне үстерергә тиешбез”, - дип өстәде ул.

Бавария делегациясе республикага “Татарстан – Бавария” икътисади форумында катнашу өчен килде, ул бүген “Корстон” кунакханә сәүдә-күңел ачу комплексында уза. Форумның программасында Татарстанның инвестицион-сәнәгать потенциалын тәкъдим итү, немец партнерлары белән хезмәттәшлек тәҗрибәсе хакында фикер алышу һәм Бавария делегациясе әгъзаларының чыгышлары планлаштырыла.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Булат Низамиев.