Рөстәм Миңнеханов "Минем бизнес" форумында: Татарстанда эшкуарлыкка ярдәм мәсьәләсе - өстенлекле

24.10.2019

Бүген Казанда "Татнефть-Арена" боз сараенда эшкуарлар өчен "Минем бизнес" форумы үткәрелә. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Икътисадый үсеш министрлыгының Инвестицион сәясәт һәм эшкуарлыкны үстерү департаменты директоры Милена Арсланова, Татарстан икътисад министры Фәрит Габделганиев, "Синергия" бизнес мәктәбе ректоры Григорий Аветов һәм 9 меңгә якын эшкуар катнашты. 

Форум программасында танылган спикерларның бизнес алып бару турындагы чыгышлары, Россиядә эшкуарлыкка ярдәм чаралары, франшизалар, бизнесны социаль челтәрләрдә алып бару кагыйдәләре һәм башка мәсьәләләр бар. Чарада Әлмәт, Чаллы белән туры элемәт оештырылган иде. 

Рөстәм Миңнеханов чыгышында форумны оештыручыларга эшкуарлыкны үстерүгә игътибарлары өчен рәхмәт белдерде. Шулай ук ТР Президенты республика эшкуарларына Россия Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан күрсәтелә торган ярдәм турында сөйләде. 

"Татарстанда эшкуарлыкка ярдәм мәсьәләсе - өстенлекле. Бүген без хакимиятнең бизнеска карашын үзгәртергә тырышабыз. Атна саен республика киңәшмәләрендә Татарстан районнарында эшкуарлык өлкәсен үстерү мәсьәләләре карала. Квартал саен республика бизнесы белән зур очрашулар уздырыла. Электрон сәүдә системасы камилләштерелә - бу безнең өчен әһәмиятле яңа базарлар", - диде Татарстан Президенты. 

Рөстәм Миңнеханов әлеге форумнар тәҗрибәсен уңай бәяләде. "Күбрәк аралашырга, уңай мисалларны күрсәтергә, икътисадның кайсы сегментларында эшкуарлар файдалы булуын сөйләргә кирәк. Һәр проект безгә мөһим", - диде ТР Президенты. 

Милена Арсланова сүзләренчә, Татарстанда 2019 елның 1 гыйнварыннан үзмәшгульләр өчен махсус салым режимы пилот проекты гамәлгә ашырыла. Әлеге көнгә республикада 37 меңгә якын үзмәшгуль теркәлгән. "Бу эшкуарлыкта көчеңне сынау өчен яхшы мөмкинлек. Үзмәшгульдән башлап, индивидуаль эшкуар аннан ҖЧҖ ачырга мөмкин, үсергә, бизнесыңны үстерергә мөмкин", - диде ул. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.