Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында В.Д. Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.
Утырышта компаниянең 2019 елның тугыз ае эчендәге бюджетын үтәү йомгаклары каралды, ноябрь аена бюджеты расланды.
Директорлар советы 2020 елга «Татнефть» ГАҖнең финанс-хуҗалык эшчәнлегенең төп параметрларын һәм аны формалаштыру шартларын раслады. Компания фаразы Россия Федерациясенең социаль-икътисадый үсешенең база варианты сценариенең бәяләр параметрлары нигезендә формалаштырылган, аның буенча «Юралс» нефтенең бер барреле АКШ доллары 64,9 сум булуга карата 59,7 доллар булыр дип көтелә. Нефть чыгару «ОПЕК +» килешүе нигезендә мөмкин булган чикләүләргә бәйле рәвештә ике вариантта планлаштырыла –29,2 млн т күләмендә һәм 30,4 млн т, моңа 3,2 млн тонна артык үзле нефть тә керә. «ТАНЕКО» продукциясен эшкәртү һәм реализацияләү күләме 11,6 млн т булыр дип фаразлана.
Директорлар советында Россия Федерациясеннән читтә тышкы проектларны үстерү торышы турында да мәгълүмат тыңланылды. «Татнефть» продукцияне бүлешү турында гамәлдәге килешүләр нигезендә эшләп килүче өлгергән ятмаларны разведкалау һәм эшкәртү проектлары кысаларында Ливия территориясендә эшләрне торгызу мөмкинлеген карый. Казахстан Республикасы белән хезмәттәшлекне үстерү кысаларында «КазМунайГаз» НК АҖ белән Үзара аңлашу турында меморандум һәм тиешле килешүләр имзаланган. Сөйләшүләр нәтиҗәсендә юл картасы төзелгән, ул Казахстанның нефть-газ тармагына «Татнефть»нең алдынгы тәҗрибәсен һәм технологияләрен кертүне күз алдында тота.
Үзбәкстанда Ташкент яны блогы буенча Компания продукция бүлешү турындагы килешү нигезендә проектка керүнең төп шартларын имзалаган. Үзбәкстан территориясендә нефть продуктларын реализацияләү максатларында «Үзбәкнефтегаз» АҖ белән ярдәмче җәмгыять һәм уртак предприятие теркәлгән. Төрекмәнстан белән дә сервис контракты гамәлгә ашырыла.
Утырышта катнашучылар «Татнефть» төркемендә сәнәгать иминлеге, хезмәтне һәм әйләнә-тирә мохитне саклау функцияләрен үстерү турында да фикер алыштылар.
Хәзерге вакытта башкарылган эшләр һәм Компаниянең махсус проекты кысаларында чаралар комплексы эшләнгән, алар нигезендә, «Экологик менеджмент системасы» ISO 14001:2015 и ISO 45001:2018, «Сәламәтлекне һәм хезмәт иминлеген саклау менеджменты системасы» халыкара стандартлары таләпләрен исәпкә алып, бизнес-процессы моделе гамәлгә ашырыла.
Директорлар советы В.Д. Шашин ис. «Татнефть» ГАҖнең 100 млрд. сумга кадәр күләмдәге биржа облигациясе программасын һәм әлеге кыйммәтле кәгазьләрнең эмиссиясе проспектын раслады.
Гамәлдәге ставкалар шул килеш торганда заем чаралары финанслауның җәлеп итәрлек чыганагы булып тора, ә «Татнефть»нең бурычлары йөкләнеше дәрәҗәсе – Россия компанияләре арасында иң түбәне.
Директорлар советы башка мәсьәләләр дә карады.