Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышын үткәрде

24.10.2019

2019 елның гыйнвар-сентябрь айларында Татарстан нефть-газ химиясе комплексы предприятиеләре 1,26 трлн. сумлык продукцияне төяп җибәргән, бу узган ел күрстәкечләренә тигез. Производство күләме 2 процентка арткан. Нефть чыгару 2,1 %ка арткан, нефть продукциясен җитештерү - 5,5 процентка, пластмасса җитештерү - 14,7 процентка арткан. Бу хакта бүген  «Татнефтехиминвест-холдинг» Директорлар советы турышында холдин генераль директоры Рафинат Яруллин хәбәр итте. Утырыш Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәзислегендә уздырды. 

Рафинат Яруллин хәбәр иткәнчә, агымдагы елның 9 аенда республикада 27,5 млн. тонна нефть чыгарулган, 13 млн. тоннадан артык нефть продуктлары, 506 млн. тонна каучук, 1,32 млн. тонна пластик, 7,5 млн шина җитештерелгән. Төп предприятеләр бюджетка түләүләрен 14 процентка арттырган - 338 млрд. сумга кадәр. Үсеш "Татнефть", "Түбән Кама нефть химиясе", "Аммоний", "Химград" предприятиеләрендә күзәтелә. 

Республиканың берләштерелгән бюджетына 57 млрд. сум түләнгән, узган елдагы кебек. ТАИФ-НК, "Нәфис Косметикс", "татнефть" шиналар комплексы, "КВАРТ", "Казаноргсинтез" түләүләрне киметкән. 

Татарстан нефть-газ химиясе комплексы нәтиҗәләренә берничә тискәре фактор тәэсир итте, диде Рафинат Яруллин. Шина заводларын чимал белән тәэмин ителеш тотрыклы булсын өчен, "Татнефть" Тольяттида активларны сатып алу турында "СИБУР" белән килешү имзалады. 

"Түбән Кама нефть химиясе" үз катализаторларына күчкәннән бирле Карпов ис. химзаводта бу продуктны җитештерү туктатылган. "Аммонийда" метанол җитештерүдән аммиакка күчү аркасында производство күләме 5 процентка кимегән. 

"Казаноргсинтез"  план буенча үткәрелә торган капиталь ремонт аркасында поликарбонатлар җитештерүне 14 процентка киметте. "Түбән Кама нефть химиясе" ел саен уздырыла торган пиролиз комплексы ремонтын иртәрәк вакытка күчерделәр. Бу да гыйнвар-сентябрь айларында производство күрсәткечләре кимүенә китерде. "ТАИФ-НК" дизель ягулыгын җитештерүне 23 %, автобензиннарны - 17 процентка киметте. Сәбәбе - губроннны комплекслы эшкәртүгә күчү. 

Ләкин уңай тенденцияләр дә бар. Әйтик, "Казаноргсинтез" полиэтилен һәм сэвилен җитештерүне арттырды. Карбамидка бәяләр аррты. "КВАРТ" өченче кварталда, кризиска карамастан, продукция җитешерү күләмен 2018 ел дәрәҗәсенә җиткерде. "Татнефть" шиналар комплексы күрсәткечләре авыр йөк машиналары өчен шиналар сатуны арттыру ярдәмендә үсте. 

Шулай ук инвестицион проектлар да зур өлеш кертә. 

Быел ноябрь аенда "Түбән Кама нефть химиясе" предприятиесенең беренче генераль директоры, СССР нефть химиясе һәм нефть эшкәртү сәнәгате министры булган Николай Лемаевка 90 яшь тулыр иде.

Рөстәм Миңнеханов утырышта "Бигеш" аэропортына Николай Лемаев исеме бирелүен искәртте. "Николай Васильевичны Татарстан белән күп нәрсә бәйли, әлеге датаны лаеклы рәвештә республикада үткәрергә кирәк, аның турында истәлекләр бастырырга. Ул - республиканы үзгәртүче һәм гомумән илебез үсешенә зур өлеш керткән кешеләрнең берсе", - диде ТР Президенты. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте.