Рөстәм Миңнеханов: WorldSkills дөнья чемпионаты мирасы республиканың кадрлар потенциалы үсешенә озак еллар буена эшләячәк

26.09.2019

WorldSkills дөнья чемпионаты мирасы, һичшиксез, республиканың кадрлар потенциалы үсешенә озак еллар буена эшләячәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2019 елда WorldSkills стандартлары буенча 45 нче һөнәри осталык дөнья чемпионатында җиңүчеләр, призерлар һәм экспертлар белән очрашуда хәбәр итте. Тантана Казан Кремлендә узды. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Казанда узган чемпионатта Россия җыелма командасы 63 ил арасында гомумкоманда зачетында 2 нче урынны яулады, 14 алтын, 4 көмеш һәм 4 бронза медаль, шулай ук һөнәри осталык өчен 25 медальон алды.

Уртак җиңүгә Татарстан конкурсантлары да зур өлеш кертте, диде Рөстәм Миңнеханов. Татарстан вәкилләре 3 призлы урынга һәм һөнәри осталык өчен 8 медальонга лаек булдылар. Моннан тыш, татарстанлылар 4 JuniorSkills компетенциясендә һәм 7 FutureSkills блогы компетенциясендә яхшы чыгыш ясадылар.

«Без сезнең һәрберегезнең уңышына ышандык. Сез барыгыз да булдырдыгыз! Чемпионатта катнашу – бу сезнең киләчәк карьерагызга һәм яңа җиңүләрегезгә старт. Һичшиксез, белемнәрегез һәм күнекмәләрегез икътисадның реаль секторында кирәк булачак, яшь конкурсантлар өчен дә, тулаем яшьләр өчен дә үрнәк булачак. Чемпионатның югары казанышлары күрсәткәнчә, без дөрес юлда», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты «Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)» бергәлегенә, тренерларга, мөгаллимнәргә һәм остазларга, халыкара экспертларга, шулай ук WorldSkills Kazan-2019ны әзерләүдә һәм уздыруда хезмәт иткән барлык коллегаларга рәхмәт белдерде. 

Тагын Рөстәм Миңнеханов катнашучылар саны иң күп булган һәм медальләр яулаган Чаллы шәһәренең В.Д. Поташов исемендәге Техник колледжын һәм Төбәкара компетенцияләр үзәге – Казан мәгълүмат технологияләре һәм элемтә техникумын аерым билгеләп үтте.

Аннары Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән Төбәкара компетенцияләр үзәге – Казан мәгълүмат технологияләре һәм элемтә техникумы директоры Юрий Багров һәм «Һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге» КАБО генераль директоры, WorldSkills Kazan-2019 проекты җитәкчесе Эмиль Гобәйдуллин бүләкләнде. «Татарстан Республикасының Атказанган укытучысы» мактаулы исеменә Чаллы шәһәренең В.Д. Поташов исемендәге Техник колледжы директоры Эльмира Әхмәтова лаек булды. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәтләрен һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәхмәтләрен дә тапшырды.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.