Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстан Республикасы Актүбә өлкәсе Хакиме Ондасын Уразалин җитәкчелегендәге Казахстан Республикасы делегациясе белән очрашты. Очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альбент Кәримов, ТР вице-премьеры Васил Шәйхразыев, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм башкалар катнашты.
Рөстәм Миңнеханов Актүбә өлкәсе җитәкчелегенә Татарстан белән багланышларга игътибарлары өчен рәхмәт белдерде. Ул искәрткәнчә, Чиләбедә 2017 елда "Россия-Казахстан" төбәкара хезмәттәшлек форумында Актүбә өлкәсе белән Хезмәттәшлек турында килешү имзаланган иде, шулай ук аны гамәлгә ашыру Планы да имзаланды.
Татарстан Президенты билгеләгәнчә, узган ел да Татарстан белән Казахстан хезмәттәшлеге актив барды. 2018 елның июнь аенда Казанга Казахстанның беренче Президенты Нурсолтан Назарбаев килде. Татарстан вәкилләре июль аенда "Астана" халыкара финанс үзәге ачылуда катнаштылар. Казанда октябрь аенда Россия Федерациясе белән Казахстан Республикасы арасында Хөкүмәтара комиссиясенең 20 нче утырышы узды. Ә ноябрьдә Рөстәм Миңнеханов Петропавловскта Россия белән Казахстан арасында Төбәкара хезмәттәшлек форумында катнашты.
Рөстәм Миңнеханов Казахстан Премьер-министры Аскар Маминның Татарстанда быел булуы турында сөйләде. Ә ноябрь аенда Татарстан делегациясе Омскта Россия-Казахстан форумында катнашырга планлаштыра.
"Бүген Казанда Казахстан генераль консуллыгы эшли, Нур-Солтанда - республикабыз вәкиллеге. Атнасына өч кат Казан белән Нур-Солтан арасында авиарейслар оча һәм Казан-Алмата арасында тимер юл элемтәсе бар", - диде Рөстәм Миңнеханов. Казахстан территориясендә "Татнефть", КАМАЗ. КВЗ вәкиллекләре бар.
Соңгы ике елда Татарстан белән Казахстан арасында товар әйләнеше күләме 700 млн долларга җитте. Әмма 1 млрд. долларга җиткерерлек мөмкинлекләр бар. "Республикабыз предприятиеләре Евразия икътисадый берлеге кысаларында сәүдә-икътисадый һәм инвестицион элемтәләрне үстерү яклы", - диде ТР Президенты.
Рөстәм Миңнеханов Актүбә өлкәсе белән хезмәттәшлек мөмкинлекләре зур икәнен дә ассызыклады. ТР Президенты мәдәният, фән, мәгариф, спорт һәм туризм өлкәләрендә хезмәттәшлекне үстерергә тәкъдим итте. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Татарстан вузларында 1,3 мең Казахстан студенты белем ала. Татарстанда казахларның милли-мәдәни автономияләре актив эшчәнлек алып бара.
Ондасын Уразалин үз чиратында билгеләгәнчә, Татарстан белән Актүбә өлкәсе арасында хезмәттәшлек Россия-Казахстан дустанә мөнәсәбәтләре кысаларында үсә. Ул хәбәр иткәнчә, Актүбәнең географик урнашуы бик җайлы. "Бу Россия һәм Үзбәкстан белән һәм шулай ук Казахстанның алты төбәге белән чиктәш бердәнбер өлкә. Без бу өстенлекне максималь рәвештә кулланырга ырышабыз", диде Уразалин.