Рөстәм Миңнеханов: Җинаятьчел акчаларның законсыз әйләнешенә һәм террорчылыкны финанслауга каршы көрәшнең заманча алымнарын гамәлгә кертергә кирәк

26.09.2019

Глобальләшү һәм мәгълүмат технологияләре тиз үскән шартларда җинаятьчел акчаларның законсыз әйләнешенә һәм террорчылыкны финанслауга каршы көрәшнең алдарак баручы һәм заманча алымнары кирәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов V халыкара күзәтчелек эшчәнлеге һәм хосусый сектор белән консультация буенча семинарда хәбәр итте. Төп тема - акчаларның законсыз әйләнешенә һәм террорчылыкны финанслауга каршы көрәш системасының нәтиҗәлелеген арттыру инструменты буларак, дәүләт-хосусый партнерлыгын үстерү.

Чара Казанда «Корстон» КСККда узды. Семинарда Финанс мониторингы буенча федераль хезмәт директоры урынбасары Галина Бобрышева, Җинаятьчел керемнәрне легальләштерүгә һәм террорчылыкны финанслауга каршы көрәш буенча Евразия төркеме (ЕАГ) рәисе Хао Цзинхуа, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Игорь Паньшин һәм ЕАГ башкарма секретаре Сергей Тетеруков катнашты. 

Чыгышында Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан – төп социаль-икътисадый күрсәткечләре буенча Россия Федерациясе субъектлары арасындагы лидерларның берсе. Гамәлгә ашырылучы программалар  һәм проектлар нәтиҗәсендә республикада инфраструктура актив үсә, халыкның тормыш дәрәҗәсе күтәрелә.   

Татарстан Республикасы Президенты ассызыклаганча, республиканың икътисадый уңышлары күбесенчә тотрыклы иҗтимагый-сәяси ситуациядән дә тора. Элегрәк Россия Президенты илкүләм проектларны гамәлгә ашыру буенча амбициоз бурычлар куйган иде. 3 ел эчендә бу максатларга 54 млрд сум акча юнәлтү каралган.

«Кызганычка каршы, республиканың актив үсүче икътисады потенциаль инвесторларны гына түгел, башкаларны да җәлеп итә. Акчаларның законсыз әйләнешенә һәм террорчылыкны финанслауга каршы көрәш гаять актуаль», - диде Рөстәм Миңнеханов. 

«„Пычрак“ акчалар агымы күләгәдәге икътисадта формалаша һәм акчалар һәм мөлкәт әйләнешендә катнашучы бөтен типтагы оешмаларга үтеп керергә омтыла. Икътисадны һәм финанс секторын үстерү максатларында финанс ресурсларының легетим булмаган гамәлләргә җәлеп итүнең шактый өлеше  булган ситуацияне үзгәртергә кирәк», - диде Татарстан Президенты. 

Ул ассызыклаганча, Татарстанда җинаятьчел юл белән табылган керемнәрне легальләштерүне вакытында ачыклауга һәм аңа каршы көрәшкә аерым игътибар бирелә.

Республикада шикле финанс гамәлләрен киметүдә уңай динамика сакланып кала, диде Рөстәм Миңнеханов. Бу – Татарстан Республикасы буенча Милли банкның, прокуратура органнарының, хокук саклау органнарының һәм салым органнарының уртак эш нәтиҗәсе.   

Азакта Рөстәм Миңнеханов бүгенге семинарның киләчәктә иминлекне ныгытуга ярдәм итәчәгенә һәм куелган бурычларны хәл итүдә абруйлы мәйданчык булачагына ышаныч белдерде.   

V халыкара семинар Казанда 24 сентябрьдән 27 сентябрьгә кадәр уза.